Медиа: Быелгы Тукай бүләкләре ияләренең исемнәре мәгълүм булды
26 апрель — Габдулла Тукай туган көнендә аның исемендәге дәүләт премияләре, “Бизнес Онлайн” чыганагына караганда, түбәндәге иҗат әһелләренә тапшырылачак:
Лирон Хәмидуллин — “Дәрдмәнд”, “Буранлы төндә”, “Офыктагы аҗаган” китаплары өчен;
Идрис Газиев — татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен;
Юрий Александров, Гөлнара Гатина, Виктор Герасименко, Ринат Салаватов — Резеда Ахиярованың “Сөембикә” операсын сәхнәләштерү өчен;
Юрий Александров — Ноябрьдән мартка кадәр бакча карачкылары” (“Огородные пугала с ноября по март”) әсәрләре өчен.