Татарстанда һәм Мәскәүдә «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами»* оешмасы әгъзалары тоткарланган
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда, Мәскәүдә һәм Төмән өлкәсендә Россиядә тыелган террорчылык төркеме - «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами»* оешмасының ике башлыгын һәм җиде әгъзасын кулга алганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
<~>Агентлык мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр илдә ябык террорчылык структуралары оештырган, финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнгән, үз идеологиясен тараткан һәм оешмага яңа әгъзалар кабул иткән.
<~>«Җинаятьчеләрнең эшчәнлеге «бөтендөнья хәлифәте» төзү доктринасына, җәмгыять институтларын җимерүгә һәм хакимиятне көч кулланып бәреп төшерүгә нигезләнгән», - дип искәртә агентлык.
<~>Тоткарланучылардан пропаганда материаллары, элемтә чаралары алганнар. Аларның барысына карата да җинаять эшләре кузгатылган.
<~>* «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» — күп кенә гарәп, Көнчыгыш Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә, шул исәптән Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.
<~>