Марат Шәрипов Истанбулда Дәрдмәнд сүзләренә язылган җырлар башкарды
![Марат Шәрипов Истанбулда Дәрдмәнд сүзләренә язылган җырлар башкарды](https://tatar-inform-tat-new.1mediainvest.ru/attachments/a4976b9ee233e3a3f293b39d358f6cd834125bee/store/fill/780/440/ce35e6c71b754ea9865eb333bf9e7a7789aadc324a82c0dbb3b063a17ae4/f230f26f2caa175bf37a4920.jpg)
(Истанбул, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Музыкант Әминә Айгистова татар шагыйре Дәрдмәнднең “Каләмгә хитаб” шигыренә иҗат иткән музыкасын Рәмиевләрнең Истанбулдагы дәвамчысы, Камилә Рәмиева белән Садри Максуди оныгы Гөнүл Пултарга багышлавын белдерде.
<~>Яңа җыр беренче тапкыр Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулуга ике көн кала Истанбулда үткән “Идел-Урал төркиләренең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында Рәмиевләр гаиләсенең тоткан урыны” конференциясендә тәкъдим ителде.
<~>Украина татары булган Әминә Айгистова Искешәһәрдәге консерваториядә укыта. Дәрдмәнд шигыренә музыка иҗат итүе турында ул: “Искешәһәргә Татарстан Президенты килгәч, без университетта Дәрдмәндкә багышланган җыен үткәрдек. Шагыйрьнең иҗаты белән шул көннәрдә таныштым. “Каләмгә хитаб” шигырен укуга күңел ниндидер моң белән тулды, 10-15 минутта шигырь җырга әйләнде”, - дип сөйләде.
<~>“Каләмгә хитаб” җырын конференциядә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры җырчысы Марат Шәрипов башкарды, җыр көчле алкышлар белән кабул ителде.
<~>Марат Шәрипов фәнни җыенда, Башкортстан вәкиле буларак, Дәрдмәнднең Башкортстан һәм татар дөньясында тоткан урыны белән бәйле чыгыш ясады. “Шакир һәм Закир Рәмиевләр хәйриячеләр генә булмаган. Алар Башкортстан республикасының барлыкка килүенә, аның икътисади, рухи, социаль тормышына көчле тәэсир ясаганнар. Аң-белем таратуга зур игътибар күрсәтеп, Россиядә яшәүче төрки һәм мөселман халыкларының тормышларын үзгәрткәннәр”, - диде ул.
<~>Фәнни җыенның ахырында күренекле җырчы Дәрдмәнд шигырьләрен сөйләде һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарды.
<~><~>