Фольклор үзәге тальян гармун турында сөйләшүгә чакыра
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә фольклорчылар «Татар китабы йорты»нда тальян гармуны турында фикер алышуга чакыралар. Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең матбугат үзәге хәбәр итә.
<~>Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге «Этно-кунакханә» социаль проектын башлап җибәрә. Әлеге проект Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Биредә мәдәният һәм сәнгать әһелләре, этнографлар, фольклорчылар, музыка белгечләре очрашачак.
<~>«Этно-кунакханә» кунаклары белгечләр белән турыдан-туры аралаша алачак.
<~>«Этно-кунакханә» социаль проектының беренче дәресе тальянкага багышланган. Ул «Тальянка – үткәнебез, киләчәгебезме, әллә безнең бүгенгебезме?» Беренче очрашуны фольклорчы галим Геннадий Макаров үткәрә.
<~>«Этно-кунакханә» социаль проекты нигездә «Татар китабы йорты»нда эшләячәк. Ул башка залларда уздырылырга да мөмкин.
<~>«Этно-кунакханә» 23 ноябрьдә ачыла. Башлана – 14.00 сәгатьтә.
<~>