ТИҮ: "Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыру мөрәҗәгатенә җавап һаман юк"
Татар иҗтимагый үзәгенең Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә уздыруда ярдәм итүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хатына Татарстан президенты идарәсеннән җавап килгән. Хатта ТИҮ мөрәҗәгатенең Татарстан премьер-министры Васыйл Шәйхразиевка, Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментына җибәрелүе әйтелә.