Уфада яңа тәртип корбан чалуны киметте
Уфада корбанны бер урында гына чалу тәртибе кертү, анысының да шәһәрдән шактый читтә булуы нәтиҗәсендә корбан чалучылар быел аз булды. Корбан ашын да бер мәчет кенә оештырды.
Уфада корбанны бер урында гына чалу тәртибе кертү, анысының да шәһәрдән шактый читтә булуы нәтиҗәсендә корбан чалучылар быел аз булды. Корбан ашын да бер мәчет кенә оештырды.
Британия тышкы эшләр министры Джереми Һант Европа берлеген Русиягә карата яңа чикләүләр кертергә чакыра. Санкцияләрне ул элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальгә һәм аның кызына һөҗүм оештыру өчен кертергә кирәк дип саный.
Русия Кытайга бер миллионлап һектар җир кишәрлеге тәкъдим иткән. Биредә соя культуралары үстерү ихтималы бар. Белгечләр халык канәгатьсезлек күрсәтергә мөмкин дип саный.
Корбан гаетенә Уфаның Ләлә-Тюльпан мәчетенә меңнәрчә кеше җыелды. Биредә гает намазын Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин укытты. Уфаның башка мәчетләре дә бәйрәм көнендә гадәттәгечә халык белән шыгрым тулды.
Русия һәм Үзәк Африка республикасы хәрби хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзеде. Африка дәүләтенең саклану министры ил гаскәрләренең сугышчан әзерлеген тергезергә кирәк дип белдергән.
21 август иртәсендә "Ачык Русия" активистлары Казан Кремле янында украин режиссерсы Олег Сенцовка теләктәшлек күрсәтеп, баннер сузды.
Юстиция министрлыгы эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат тапшыручыларны бүләкләү күләме турындагы фәрманын раслаган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә. Документ әлегә рәсми рәвештә дөнья күрмәде.
АКШ президенты Дональд Трамп Русиягә карата чикләүләрне алуның шартларын атады. Моның өчен Мәскәү Сүрия һәм Украина мәсьәләләрендә Кушма штатлар мәнфәгатьләренә җавап бирерлек чигенүләргә барырга тиеш.
Татарстан мөселманнары корбан бәйрәмен мөфтисез билгеләп үтә. Казанда президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы гает намазы Галиев мәчетендә укылды.
“Къырым” газетында шагыйрә Алие Кендже-Али урыс телендәге шигырьләрен нәшәр иткәннән соң аны полициягә чакыртып сорау алганнар. Шагыйрә үз эшенең ни дәрәҗәдә каралуын сорап тикшерү комитетына гариза язса да, җавап юк.
Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне арттыра бара. Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.