Миңнеханов тел мәсьәләсе турында: "Федераль кануннарны бозган булганбыз"
Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда татар теле мәсьәләсенә дә кагылды. Аның фикеренчә, тел мәсьәләсендә Татарстан норматив актларга буйсынырга тиеш. Шулай да ул киләчәктә нинди карар буласын вакыт күрсәтер, дип белдерә.