Татар активисты Наил Нәбиуллиннан караклык турындагы шикләнүләрне алганнар
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин чит кеше паспорты белән 110 мең сумлык кредит алуда моннан ары шикләнелми. Бу хакта аңа полиция бүлегендә хәбәр иткәннәр. Моңа кадәр Нәбиуллин үзен әлеге шикләнү нәтиҗәсендә канунсыз тоткарлаулары турында прокуратурага язган булган.