Бесланда террор гамәле корбаннарын искә алу чаралары уза
Бесланда 14 ел элек булган террор гамәле корбаннарын искә алалар. 2004 елның 1 сентябрендә террочылар андагы мәктәпкә бәреп кереп 1200дән артык кешене тотык итеп алды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды.