Татарстан министры мигрантларга татар теленнән имтихан бирү кирәк дип санамый
Татарстанның хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова мигрантларга рус теленнән имтихан бирү дә җитә дип саный. Аның фикеренчә, татар теленнән, дәүләт статусында булуына карамастан, сынау уздыру кирәкми.