Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит

0

Кая гына барсаң да, нинди генә җирләрдә йөрсәң дә-туган җирең матур һәм якын тоела. Соңгы елларда районыбыз күзгә күренеп төзекләнә, матурлана бара. Күптән түгел генә төзелгән “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәге, спорт мәйданчыклары, стадион, йортлар моңа мисал булып тора. Шулай да районыбызны тагын да төзегрәк, чистарак, күркәмрәк итәсе килә. Бу турыда райондашларыбыз уйларын, фикерләрен белергә теләп сораштыру үткәрдем.

Лилия Кәримуллина:

Балык бистәбез бик матур табигатьле дөнья почмагы. Әмма да ләкин кайбер үзгәрешләр таләп итә: яшь буын вәкилләре эшсезлектән интегә, әгәр эш урыннары булдырылса, районыбыз да яшәреп, яшь көч белән тулыр иде. Ял итү парклары да булдырасы иде.

Гөлшат Хамматова:

Урамыбыз тар, юл салынмаган. Язын, көзен, кышын йөрү бик кыен. Яхшырак юл салсалар, йөрергә уңайлырак булыр иде. Кышын вакытында кардан да чистартырлар иде. Спорт мәйданчыклары булу күңелне сөендерә. Күбрәк булса да зыян итмәс иде.

Алия Вафина:

Түбән Кама медицина көллиятен тәмамладым. Бөтен хыялым районга кайтып яшәү, пенсионер әнием янында булу иде. Ләкин эш таба алмадым. Шәһәргә китеп барырга мәҗбүр булдым. Бер хастаханәдә эшкә урнаштым. Районның киләчәге хакында ярып салып әйтерлек сүзем юк.

Гөлфия Гарипова:

Районыбыз төзек, матур, ләкин без җәй айларында сусыз интегәбез. Үзәктә ял итү парклары булса, тагын да яхшырак булыр иде.

Эльвира Токранова:

Яшьләргә районда калып яшәргә эш урыннары булсын иде. Балык бистәсендә агачлары, чәчәкләре белән ял паркы кирәк. Бер карасаң юк кына әйбер, ләкин чүп савытлары җитми, аларны табу кыен. Тагын берничә балалар бакчасы да булдырасы иде.

Фәния Сафина:

Җәй көннәрендә урамда кәҗә көтүләрен очратырга мөмкин. Бакчаларга керәләр, урамда үскән чәчәкләргә зыян китерәләр. Малларны караучысыз йөртмәсеннәр. Урамнарга күбрәк чәчәкләрләр утырсыннар. Юллар яхшырту белән беррәттән тротуарлар булдырсалар, юл һәлакәтләре аз булыр иде, минемчә.

Әйе, уйланырлык нәрсәләр күп әле. Җитәкчеләребез халык фикеренә йөз белән борылып, бу мәсьәләләрне чишү юлларын тапсалар иде. Ә халык үз чиратында чисталыкны саклап, тирә-юнен чәчкәләргә күмсә, яшәү дә күңеллерәк булыр иде.

Гөлназ Зарипова.

Фото yandex.ru






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net