Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Юмановлар моннан ике ел элек беренчеләрдән булып ачык кырда йортларын салырга кереште

0
Авыл җирендә яшәүчеләрне, шул исәптән яшь белгечләрне һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары күп кенә әлкилеләргә яңа өйле булырга, тормыш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итте. Программа гамәлдә булган соңгы сигез елда районда 626 гаилә торак шартларын нәкъ менә аның булышлыгы белән яхшыртты.
 
 
 
Иске Хурада авыл җирлегенә караган Сихтермә-Хузангай һәм Иске Хурадада торакны яхшырту мөмкинлегеннән рәхәтләнеп файдаландылар. Биредә шундый ысул белән 32 йорт төзелде. Дәүләт ярдәме белән менә дигән йорт-җир өлгертүчеләр арасында Вадим һәм Ирина Юмановлар гаиләсе дә бар.
 
Заманча материаллар кулланып, зәвыклы һәм иркен итеп өй төзү чыгымнарын яшь гаилә, билгеле, үзе генә күтәрә алмас иде. Моны Вадим да яшерми:
 
–Өйләнешкәч, Ирина белән дәү әни йортында яшәдек. Агач өй, мичкә утын ягабыз. Уңайлыклардан өйгә су кергән дә, плитәдә газ яна. Иркенлек юк, билгеле. Әле бит безне шатландырып, улыбыз туды. Шуннан соң инде үз өебезне булдыру теләгебез бөтенләй ныгыды,–ди ул.
Юмановлар "яшьләр ипотекасы" дип телгә кергән программа турында ишетеп кенә белмәгәннәр, билгеле. Авылларда берсеннән-берсе матур өйләр төзелеп кенә тора, танышлары яңа өйләренә күченә… Ирина белән Вадим да авыл җирлеге советына килеп, ниятләрен белдерәләр, кирәкле документларны туплыйлар,  программада катнашучы буларак теркәләләр. Һәм 2012 елда аларның банктагы счетына дәүләт ярдәме кереп тә "утыра".
 
–Гаиләбездә өч кеше булгач, безгә программа шартлары буенча 900 мең сумнан артыграк акча бирелде. Белсәгез иде, ничек сөендек без моңа! Күктән төшкән бәхет булды бу. Шундый программаны кабул итеп, эшләтеп җибәргән өчен дәүләтебезгә рәхмәт. Бу сумманың бер генә тиенен дә кире кайтарасы түгел бит!–ди Ирина, шатлыгын яшермичә.
 
Шул ук елда күмәк көч белән башта өйнең нигезен корып куялар. Төзүчеләр яллап, стенасын өяләр, түбәсен дә ябалар. Ә быел авылга ямь биреп торган, мәйданы 120 квадрат метр булган үз өйләренә күченәләр Юмановлар. Тик өй туен бераз гына кичереп торырга туры килә аларга. Бер ай элек Ирина белән Вадимның икенче уллары дөньяга килә. Хәзер инде бала үстерүе ансатрак, чөнки яңа өйдә барысы да уйланылган: зур кунак бүлмәсе, йокы бүлмәләре, иркен кухня, юыну  бүлмәсе,  шунда ук мунчасы...
 
–Юмановлар моннан ике ел элек беренчеләрдән булып ачык кырда йортларын салырга кереште. Хәзер исә биредә 11 яңа йорт калкып чыкты. Барысы да яшь гаиләләр. Шуңа бу яңа урамны да без Яшьләр урамы дип атадык,– диде җирлек башлыгы Сергей Новиков.
Гомумән, Сихтермә-Хузангайның кайсы өлешенә күз салсаң да, берсеннән-берсе әкияттәгедәй матур йортлар күрәсең. Яшьләр дә биредән каядыр читкә бәхет эзләп юл тотмый. Чөнки бар шартлар да тудырылган мәктәп, мәдәният йорты, зур гына балалар бакчасы, заманча җиһазландырылган шифаханә, асфальт юл. Иң мөһиме – халык эш белән тәэмин ителгән. Шуңа да хузангайлылар туган авылларында таза тормыш корып яшиләр.  





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net