Дию белән Гөлчәчәк
Бер авылда яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның бик матур Гөлчәчәк исемле кызлары булган. Болар яшәгән авылдан ерак түгел кара урман булган икән. Анда бер куркыныч дию яшәгән, ди. Ул үзенең өендә эшләргә авылдан кызлар урлый торган булган. Көннәрдән-беркөнне ул Гөлчәчәкне дә урлап киткән. Башка кызлар белән бергә ул диюнең өендә яши башлаган, өй эшләрен башкарган. Гөлчәчәк әти-әнисен сагынган һәм диюдән котылу юлын уйлаган. Бервакыт дию бик арып кайткан. Аңа Гөлчәчәк кувшин эченә кереп йокларга тәкъдим итә, янәсе анда аңа бик тыныч булыр. Дию йоклап китү белән Гөлчәчәк кувшинның авызын бөкеләп куйган. Кызлар барысы да авылга кайткан. Ә теге явыз дию һаман да шул кувшинда йоклый икән әле.