Кояш гомере телим
Минем әнием – Резеда Әхмәтҗанова. Ул дөньядагы иң ягымлы, мөлаем кешедер. Әнием Сарман районы Җәлил сәнгать мәктәбендә балаларга рәсем дәресләре бирә. Ул Әлмәт районы Шарлама авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлый. 29 ел буе үз һөнәренә тугры булып хезмәт куя. «Укытучы, беренче чиратта, бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы. Укучыларымның уңышлары – күпьеллык хезмәт җимешем», – ди әнием. Тиздән әниемнең туган көне. Быел ул 50 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Барлык туганнар исеменнән дә мин аны чын күңелдән тәбрик итәм. Сау-сәламәт булып, озын- озак яшә, әнием. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син.