Зәйдә хәрби-патриотик клублар фестивале үтә
Зәй районында хәрби-патриотик тәрбия бирүгә җитди игътибар бирелә. Әлеге максаттан мәктәпләрнең хәрби-патриотик клублары арасында фестиваль игълан ителде. Яшүсмерләр клублары үзенчәлекле проектлар тәкъдим итәргә тиеш. Фестивальгә нәтиҗә 5 декабрьдә ясала. Беренче урынга 50 – мең, икенчегә – 30 мең, өченчегә 15 мең сум акчалата бүләк биреләчәк. Акча шушы мәктәпнең хәрби-патриотик клубы проектын тормышка ашыру өчен тотылачак.
