Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Алабугада әти-әниләр һәм балалар катнашында “Ике йолдыз” бәйгесе узды

0

Анда катнашучы 29 гаилә “Колос” мәдәният йорты сәхнәсендә үз сәләтен күрсәтте. Чараны оештыручы 6 нчы балалар бакчасы мөдире Светлана Баталова киләсе елга аны төбәк күләмендә үткәрергә теләкләре барлыгын белдерде.

Чын йолдызлар чыгыш ясарлык итеп бизәлгән сәхнәгә иң беренче булып 22 нче балалар бакчасы вәкилләре күтәрелде. Ева һәм аның әнисе Татьяна Ярковалар Карлсон турында җырлады. Карлсон костюмын кигән әнисеннән ак күбәләктәй киенгән Ева бер дә калышмады. Сәхнәгә чыгучылар арасында төрле парлар бар иде. Мәсәлән, апалы-сеңелле Кира һәм Снежана Чаплыгиналар, Анастасия һәм Маргарита Юшиналар, абыйлы-сеңелле Миша һәм Ангелина Николаевлар, апалы-энеле Вероника Харитонова белән Вячеслав Конюхов, Анна һәм Данил Дарьиннар. Әбиле-оныклы парлардан Саҗидә ханым һәм Камилла Зариповалар (“Йолдызчыклар” дуэты, 29 нчы балалар бакчасы), кара-каршы җырлап, татар телендә “Әбием” җырын, ә Нина Колесникова оныгы Степан белән (“Сандугачлар” дуэты, 35 нче балалар бакчасы) удмурт халык җыры “Ялыка”ны башкарды. Җырның исеме биергә чакыруны аңлата. Әбисе әйтүенә караганда, бу дәртле көйне оныгы үзе сайлаган. Конкурс барышында мари телен дә ишетергә мөмкин булды. Әниле-уллы Анастасия Олеговна һәм Андрей Бочкаревлар (“Шонанпыл”, ягъни “Салават күпере” дуэты, 29 балалар бакчасы) милли такмаклар җырлады. Әтиле-уллы пар берәү генә иде: 35 нче балалар бакчасына йөрүче Данияр Фазлыев әтисе Илназ белән (“Дуслык” дуэты) “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарды. Шулай итеп, 35 нче балалар бакчасыннан  өч пар чыгыш ясады, һәм аларның барысын да тамашачылар озаклап алкышлады. Өченче пар “Җырлы гаилә” дуэты булды: Алсу Мөхәммәтҗанова әнисе Гөлназ белән “Әни кебек булам” җырын башкарды. 16 нчы балалар бакчасыннан да өч пар катнашты. 29, 28, 27 һәм 36 нчы балалар бакчалары икешәр пар әзерләгән.

Конкурсның яртысына якынлашканда, сәхнәгә өч “мушкетер” күтәрелде. Мыеклы әни елмаеп, залдагыларга:

– Без кагыйдәләрне бераз бозабыз, билгеле, дуэт түгел, трио булып чыктык. Нихәл итәсең, Портосның өйдә ялгызы каласы килмәде, – диде. Иң бәләкәй  “мушкетер Портос”ка карап, рәхәтләнеп көлештеләр, чөнки ул үзе генә түгел иде: бәләкәй атына “атланган”! Әнә шулай 34 нче балалар бакчасыннан Асия Морозова  4 яшьлек кызы Агния һәм 2 яшьлек улы Тимофей белән, үзе гитарада уйнап, мушкетерлар җырын башкарды.

Жюрида районның мәктәпкәчә мәгариф бүлеге методисты Әлфинә Билалова, мәктәпкәчә мәгариф буенча баш белгеч Татьяна Исламова, методик берләшмәләр җитәкчесе Светлана Матвеева, 2 нче балалар музыка мәктәбе мөгаллимәсе Людмила Вәлитова, “Башак” мәдәният йорты директоры Анна Матвеева бар иде. Аларга җиңүчеләрне сайлау бик кыенга туры килгәндер, дип уйлыйм.  

Жюри карары буенча әниле-кызлы Лилия һәм Айсель Шакировалар (17 нче балалар бакчасы “Шатлык” дуэты) һәм Анастасия Иванова туганының кызы Анастасия Мокшина белән (12 нче балалар бакчасы) беренче урынга чыкты.

Икенче урын Танайка балалар бакчасына йөрүче Софья Силкинага һәм аның исем анасы Вера Нурумовага; 31 нче балалар бакчасыннан Дарина Можгина һәм аның әнисе Светлана Зиннур кызына бирелде.  

Өченче урында – әниле-кызлы Вера һәм Валерия Николаевалар (28 нче балалар бакчасы) һәм Наталья Иванова кызы Лина Терехина белән (16 нчы балалар бакчасы).

Конкурс конкурс инде. Күпме тырышлык, көч, хәзерлек таләп итә. Чыгыш алдыннан дулкынланулар күпме! Бер малайның әнисе, улының башыннан сыйпап торды, әллә үзен, әллә аны шулай тынычландырды. Кайберәүләрнең сәхнәдә үзләрен иркен тотулары искитәрлек иде. Мәсәлән, Данил Дарьин (6 нчы балалар бакчасы) тыныч кына башкаларның чыгышын карап утырды, сәхнәгә дә көн саен чыгыш ясаган кеше кебек менде. Апасы Анна белән (“Фантазерлар” дуэты) “Әгәр ышанмыйсың икән” җырын башкарды. Тавышы да бик матур.

– Сине кем шулай җырларга өйрәтте? – дип сорадым мин аннан.

– Бакчада, – булды җавап.

Үзенең уңганлыгына балалар бакчасын сәбәпче саный икән, димәк аңа анда бик яхшы. Җырларга да, биергә дә өйрәтәләр шул анда. Матур итеп шигырь сөйләргә дә. Теләгең генә булсын. Өйдә әти-әни дә баланың сәләтен үстерүгә игътибар бирсә, теләсә-кайсы конкурста катнашырга була.

Мәдинә МӨХӘММӘТҖАНОВА






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net