Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Әлмәттә узган атнада тугыз кешене эт тешләгән

0

“Сукбай этләрдән куркудан кайчан туктарбыз”, - дип мөрәҗәгать итте безгә телефон аша шәһәрдә яшәүче Регина Сафина.

– Мин ике бала анасы. Без Төзүчеләр проспектындагы 20 а йортында яшибез. Кызым 24 нче мәктәпкә укырга йөри. Яшь бала булгач, бик озатып-каршы алып булмый. Беркөнне озак кайтмыйча торды. Белсәгез иде, ничек кайгырганымны. Елап кайтып керде. Юлда этләр көтүе очраган да, куркып басып торган. Әле ярый йөгерергә тотынмаган, үзен этләр тешләп өзгән булыр иде. Үзем дә еш юлыгам хуҗасыз йөргән этләргә. Кайда гына йөрми алар. Миңа калса, урам этләре көннән-көн арта бара сыман. Берәр чара күрсеннәр иде инде. Атарга жәлләсәләр, бәлки хуҗасыз эт-мәчеләр өчен приют ачаргадыр? – диде ул.

Дөресен әйтергә кирәк, мондый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр еш булып тора. Чынлап та, этләрнең мәрхәмәтлелегенә ышанып булмый. Кешеләргә ташлану очраклары еш күзәтелә. Хәтта кайчак хуҗалары да зыян күрә. Моңа мисалларны күпләп китерергә була. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада гына да Әлмәттә тугыз кешене эт тешләгән. аларның бишесе хуҗасыз, билгесез этләр. Шунысы йөрәкне әрнетә, бу этләр әллә каян килеп чыкмаган. Аларның күпчелеге элек фатирларда, йортларда асралган. Хуҗалары  дүрт аяклы дуслары картайгач, авырый башлагач яки алардан туйгач, үзләрен урамга куып чыгарган. Азык табарга өйрәнмәгән этләр кешеләр артыннан иснәнеп барырга мәҗбүрләр. Куркыта, әлбәттә.

Әлмәтлеләр этләр белән бәйле сорауны муниципалитет порталы аша район башлыгының үзенә дә биргәннәр. Без Регина Сафина һәм башка газета укучыларыбызның мөрәҗәгатенә җавап итеп, анда китерелгән аңлатманы газетабызда урнаштырырга булдык.

– Төзелгән муниципалитет контракты нигезендә  хуҗасыз этләрне тоту белән  подряд оешмасы шөгыльләнә. Аңа заявканы “Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты” МАУ бирә, – диелгән җавапта. –  Заявкалар департамент тарафыннан халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча туплана. Әлмәт муниципаль районы бюджетында хуҗасыз хайваннар өчен приют ачарга финанс чыгымнары каралмаган. Кешеләрнең бу хактагы мөрәҗәгатьләре финанс чыганагы булу белән исәпкә алыначак.

Әллә кая барганчы гаризаны тору урыны буенча идарәче компанияләргә генә язсаң да була. Торак-коммуналь хуҗалык департаментына безнең заякаларны алар үзләре тапшырачак.

Әзерләде Ирина Апачаева  






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net