Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Зәйдә “Ясалма курчаклар” күргәзмәсе ачылды

0

“Ясалма курчаклар”. Әлеге исемдәге күргәзмә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае кече залында эшли башлады. Ул милли мәдәни үзәкнең “Мир хобби”  дип аталган яңа иҗат сезоны фестивален ачу кысаларында оештырыла.

- Районыбызда төрле юнәлештә эшләүче кул осталары бик күп. Шуңа да аларның барысын берьюлы бер калыптагы күргәзмәләргә җыюдан китәргә карар кылдык. Матурлыкны тоя белүче тамашачылар игътибарын төрле иҗат юнәлешләренә юнәлтү, һәр күргәзмәгә аерым төс бирү, районыбызда яшәүче төрле милләтләрнең талантларын барлау  максатыбыз, - ди милли мәдәни үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина.

Иҗат сезоны фестивален “Ясалма курчаклар” күргәзмәсе белән ачып җибәрү нәкъ менә моңа кадәр кабатланмаган форманы куллану алымы булып тора. Мәдәният сараеның кече залы кулдан төрле материаллар кулланып ясалган курчаклар белән бизәлгән, дисәк тә, ялгыш булмас. Анда әкияти геройларны да, тормышчан мизгеләрне чагылдырып гәүдәләндерелгән образларны да күрергә була. Мәсәлән, Алёна  Гатауллина  борынгы бай офицер гаиләсенең күпбалалы булуын чагылдырган, ә Надежда Чепурная төрле кыяфәттәге йорт ияләрен гәүдәләндергән һәм аларга багышлап йорт тынычлыгын саклаучылар дип шигырь дә яз. Күргәзмәдә шулай ук шәһәр балалар бакчалары -“Миләшкәй”, “Теремкәй”, “Урман әкияте”, “Кыңгырау чәчәк”, “ Уймак кыз”, “Алтынчәч”тән тәрбиячеләр эшләре һәм ата-аналар ясаган курчаклар да урын алган. Сәнгать мәктәбе педагоглары, укучылары да зәвыклы эшләре белән игътибарны җәлеп итә. Ә Людмила Макарушкина исә курчакларны тукымада чигәргә, балалар рәсемнәре төшерергә ярата.

Араларыннан Гүзәл Хәмидуллина турында аерым тукталып үтәсе килә. “Энергетик” Мәләният сараеның “Мальвина” курчак театрында эшләүче Гүзәл җитәкчесе Әминә Зарипова белән киң кырлы иҗат эшчәнлеге белән мәшгуль, дисәк тә, ялгыш булмас. Сабыйларга, мәктәп укучыларына спектакльләр күрсәтү алардан башта зур бер ателье башкара торган хезмәтне сорый. Чөнки алар һәр яңа спектакль образын үз куллары белән тудыралар.

- Кайвакыт курчаклар нәкъ син алдан күзаллаганча килеп тә чыкмый. Нәтиҗәдә курчак кыяфәтенә карап рольләргә үзгәрешләр кертергә туры килә. Мин шәхсән үзем күптән түгел чегән образын чагылдыручы курчак әзерләдем. Аны теккәндә хәтта эчтән генә шушы курчак башкарырга тиешле сүзләрне кабатлап эшлисең, бу - искиткеч кызыклы иҗат. Әминә ханым белән без курчакларны берәр атна тегәбез, бик мавыктыргыч шөгыль, - ди Гүзәл.

Бу үзенчәлекле кул эшләренә, алар балаларны да өйрәтеп махсус түгәрәк оештырганнар. Күргәзмәгә килгән мәктәп укучылары төрле әкият геройларына соклану белән бергә үз яшьтәшләре ярдәме белән әзерләнгән курчак театры “геройларын” да кызыксынып күзәтәләр. Ә “Ясалма курчак” күргәзмәсен зәйлеләр якшәмбе көнне көндезге сәгать уннан соң килеп карый ала. Биредә авторлар мастер-класслар да күрсәтәчәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net