Зәйдә техника саклауга куела
Урып-җыю эшләре тәмамлануга бара. Авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга куяр чак җитте. 15 октябрьдә районда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “АгроКөч-Төркем” АҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында машина-трактор паркларының техника саклауга әзерлеге буенча бәйге узды. Анда “Зәй шикәре” агрофирмасы җиңүче булды, “Зәй” агрофирмасы икенче урында.
Зәйдә сыйфатлы орлык әзерләүгә нык игътибар ителә. Әлеге җәһәттән 9700 тонна чәчүлек материал әзерләнде. Шуның 2700 тоннасы орлыкчылык лабораторияләрендә тикшерелде. Билгеле бер күләмдәге орлык Тукай районының орлыкчылык оешмасыннан алыначак.