Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

“Бердәм Россия” партиясенең Әлки бүлекчәсе ХХII конференциянең икенче этабын үткәрде

0

“Бердәм Россия” партиясенең Әлки бүлекчәсе дүшәмбе көнне ХХII конференциянең икенче этабын үткәрде. Анда сүз Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турында барды. Шул турыда докладны бүлекчәнең башкарма комитеты секретаре Айсылу Садретдинова ясады.

 

–Дәүләт Советына сайлаулар “Бердәм Россия” партиясе өчен көтелгәннән дә югарырак нәтиҗә бирде – сайлауларда катнашкан татарстанлыларның 84,2 проценты безнең партияне, аның әгъзаларын сайлады. Моны халкыбызның  “Бердәм Россия” партиясенә ышанычы да, партия җитәкчелегендә башкарылган эшләргә югары бәясе дә дип кабул итәргә кирәк,–диде докладчы.

 

Аның әйтүенчә, мондый күрсәткечләр шулай ук сайлау алды кампаниясен үзенчәлекле итеп үткәрү белән дә бәйле. Быел бит депутатлыкка кандидатлар белән очрашулар беренче тапкыр халык җыеннары формасында үтте. Безнең районда гына да 42 җыен, 37 очрашу үткәрелде, район үзәгендәге җыен да бик күп кешене җәлеп итте. Шулай итеп, сайлаучылар муниципалитетлар үсешен алга таба планлаштыруда катнашу, булачак депутатларга үз тәкъдимнәрен җиткерү мөмкинлегеннән киң файдаландылар. Нәтиҗәдә шундый җыеннарда һәм очрашуларда районда яшәүче һәр өченче сайлаучы актив катнашты. Алардан авыл юллары төзү, торак пунктларны, урам һәм йортларны төзекләндерү (урамнарны яктырту, зират, мәчет тирәләрен тотып алу һ.б.), Базарлы Матакта бассейн, авылларда клуб, ФАП һәм башка шундый объектлар төзү хакында актуаль тәкъдимнәр керде, диде докладчы.

Аннары территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов сайлаулар нәтиҗәләрен саннарга әйләндереп сөйләде. Сайлаулар закон таләп иткәнчә узсын өчен аларга бик әйбәтләп әзерләнгәннәр. Сайлау комиссияләре әгъзалары өчен 6 семинар гына үткәрелгән! Беренче тапкыр вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге бирелгән, аннан 626 сайлаучы файдаланган. Сайлаулар нәтиҗәләре район газетасында басылып чыкканга шунысын гына искә төшереп үтик: 44 нче бер мандатлы сайлау округы буенча сайлаучыларның 99,66 проценты үз тавышларын кандидат Фоат Вәлиевны, 98,73 проценты “Бердәм Россия” партиясе өчен бирделәр.

–Сайлаулар имин һәм тыныч үтте, закон таләпләре бозылу хакында гариза я дәгъвалар бөтенләй булмады,–дип тәмамлады конференциядә чыгышын Алексей Шувалов. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сайлауларга бик яхшы әзерле һәм аларны уңышлы үткәргән өчен аңа рәхмәт белдерде.

Конференциянең көн тәртибенә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең сәяси советы составына үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә дә  кертелгән иде. Үз теләкләре белән сәяси советтан киткән Ринат Зарипов һәм Әнәс Яруллин урынына конференция делегатлары партия әгъзасы, район башкарма  комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары Ринас Салаховны һәм партия әгъзасы, район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинаны сайладылар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net