Зәйдә һәйкәлләр төзекләндерелә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәйдә тарихи вакыйгага багышлап ясалган истәлекле урыннарны төзекләндерү эшләренә керештеләр. Ул Җиңү бульварындагы “Азатлык китерүче солдат” Иске Зәй бистәсендә 1941-1945 елларда ил азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрен яңарту белән бәйле. Юбилей тантанасына кадәр һәйкәлләр тагын да матурланып, яңа төс алачак.