Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Безнең районда “Донор көне” 22-23 октябрьдә үзәк хастаханәдә үтәчәк

0

Хәзерге заман медицинасы ничек кенә алга китсә дә, кеше гомерен аңа донор көне салмый гына коткарып булмый торган хәлләр дә еш очрый шул. Даими рәвештә, һәр көнне кемгәдер донор каны бик тә кирәк.

 

2014 елда Татарстанда “Донор көне” акциясенә старт бирелде. Ул донорлык һәм кан рагы белән авыручы балаларны, катлаулы операцияләр кичерүчеләрне, онологик авыруларны дәвалаганда куллану өчен бушлай кан тапшыру традициясен торгызуны максат итеп куя.

Ел саен республикабызда 60-65 мең кеше җәмгыясе 50 мең литр донор каны тапшыралар. Әмма бу һич җитешми! Безнең районда гына да 9 айда 13,5  литр кан һәм аның компонентларын салып, 19 кешенең гомерен саклап кала алдык. Алар арасында бәбиләгәндә бик күп кан югалткан бер хатын, юл фаҗигасендә җәрәхәтләнүче, авыр дәрәҗәдәге анемиядән җәфа чигүче ике пациент һәм ашказаны-эчәклектән кан китү белән авырган 7 райондашыбыз бар. Аларга ярдәм иткән донорларыбызга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Тәүлекнең кайсы гына сәгатендә мөрәҗәгать итсәк тә, авыруларга булышырга, бушлай кан бирергә әзер бу фидакарьләр.

Сәламәт кеше өчен 450 мл кан тапшыру (стандарт доза) аның исәнлегенә һәм физиологик функцияләренә һич зыянлы түгел. Әле бит кан тапшырганчы донор табиб тикшерүе уза. Әгәр сәламәтлеккә зыян килү куркынычы бар икән, табиб аңа кан тапшырырга рөхсәт бирмәячәк.

Шуның өстенә әле бит кан бирү сәламәтләндерү үзлегенә дә ия. Беренчедән, ул организмны кан югалту очракларына (аварияләр, авыр операция һ.б.) әзерли, кан ясалуны стимуллаштырып, яшьлекне озынайта. Икенчедән, йөрәк-кан тамырлары, иммун система авыруларыннан, атеросклероздан, бавыр һәм ашказаны асты бизе эшчәнлеге бозылудан саклый, организмнан кирәкмәгән канны һәм аның элементларын чыгара. Һәм, билгеле инде, рухи канәгатьлек хисе бирә. Соңгы тикшерүләр нәтиҗәсендә донорлыкның ишемик авыру, тромблар ясалу куркынычын киметүе турында мәгълүматлар алынды.

Быел безнең районда “Донор көне” 22-23 октябрьдә үзәк хастаханәдә үтәчәк. Республика кан салу станциясенең күчмә пункты 8.00-13.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Яше 18 дән 55 кә чаклы һәр сәламәт кеше донор була ала. Үзең белән паспорт алып килергә кирәк. Кан тапшырыр алдыннан 48 сәгатьтә аракы эчү, ачы, тозлы һәм майлы ризык куллану тыела. Донорларга туклану өчен 300 сум акча бирелә.

Таныш булмаган берәүнең гомерен саклап калу өчен теләгән һәркем үз канын, димәк, үзенең бер кисәген бирә ала.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net