Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Керкәле мәктәбе укучылары агач утырта

0
Менә өченче ел рәттән Керкәле мәктәбе укучылары мәктәп каршысындагы тауга агач утырта. Тырышып, күңелләрен биреп эшли алар. Үзләре бу турыда менә нәрсә, ди.
 Алсу Шириязданова:
– 11 октябрьдә агач утыртырга тауга менгән идек. Күрәбез: ярдәмгә өлкәннәр дә килгән. Гөлсинә апа Гыйниятуллина безне мактап: “Зур эш башлагансыз, балалар, рәхмәт сезгә ”,– диде. Бакчасыннан агач үсентеләре дә төпләп килгән икән. Аларны утыртты, без бик шатландык.
 
  Миләүшә Сәхауова:
– Тавыбыз ямьле булсын, дип башлаган эшебезне авылдашыбыз Әлфия апа да мактады.Туганнары исеменнән рәхмәт әйтә-әйтә, үзе дә агачлар утыртты. Без “Кирәкле эш башлаганбыз икән” дип уйлап куйдык.
 
  Ислам Җәмилев:
Моңа кадәр көннәр аяз, җылы торды, без агачлар утырткач кына яңгыр ява башлады. Агач утыртырга энем белән миңа ярдәмгә кечкенә туганыбыз Раил дә килгән иде. “Нигә чокырны тирән казыйсыз. Нигә агачлар утыртасыз” дип кызыксынды. “Безнең вафат булган бабаларыбыз бар. Аларга догалар укырга тиешбез. Ә агач яфраклары тирбәлә-тирбәлә безгә рәхмәт  әйтә, әрвахларга дога укыйлар икән,” – дидек. Икенче көнне, энем Рамазаннан башка гына менеп, җиде төп агач утырттым. Әбиемә сөйләп аны да куандырдым.
 
Азат Шакиров:
– Без, югары очта яшәүчеләр, чокырны ярыша-ярыша казыдык. Минем апам Рәмзия Нәҗип кызы 11 нче гимназиядә укыта. Ул үзе карап үстергән чыршыларын алып кайтып утыртты. Мин аңа булыштым.Алдагы көнне утырткан  юкәләргә сулар сиптем. Башкарган эшебезгә апам белән икәүләп шатландык. Киләчәктә дә, барлык һәлак булганнарга атап агачлар утыртырбыз, дидек.
 
Гөлназ Гәлләмова:
– Тауда чокырлар казып, өйләребездән чия, балан үсентеләре алып килеп утырттык. Башка классташларымныкы кебек үк, безнең гаиләдә дә һәлак булган бабаларыбыз бар. Әле бабамның апасы Мәнзүрә апабыз Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин кайта алган. Ул үзе дә,  ул-кызлары да мәктәбебездә белем алган. Алар исеменнән дә агачлар утырттым мин. Әтием-әнием дә,  әбием дә эшебезгә куанды. Әйе, тау ташлы, ләкин тырышканда  чокырларны алардан чистартып була. Әнә бит өч ел элек  утырткан агачлар яфраклары белән безне сәламлиләр.
 
Рамил Вилданов:
– Беренче сыйныфта  укыганда,  каршы  тауга агачлар утырткан иде. “Тырыштыгыз, Рамил, Рамазан, рәхмәт” дигән кебек агачларыбыз җәй  буе җилдә тирбәлә. Без шатланабыз. Мәктәп каршындагы тауга агачны аеруча күп утыртырга кирәк, чөнки монда авылыбызда туып-үскән һәркем укыган. Әнә бит каршы тауда ике озын полосада агачлар үсә. Аларын да безнең мәктәп укучылары, укытучылары утырткан, әле киртәләп тә алганнар.  Инде алар бик зур. Менә шул эшне дәвам итәргә чокыр казып, агач утыртырга дип, апам Гөлназ белән килдек. Бергә эшләү бик күңелле!





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net