Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

"Чаллы" терлекчелек комплексында Нәзирә Байкова 100 баш бозау карый

0
"Чаллы" терлекчелек комплексы – районда сөт җитештерүче иң эре мегафермаларның берсе. Биредә бүген 84 кеше эшли. Алар карамагында 2868 баш сыер, 1352 бозау исәпләнә.
 
 
Эшкә уңган, хезмәттән курыкмаган, булсын дип җиренә җиткереп башкарырга күнеккән терлекчеләр шактый комплекста. Нәзирә Байкова – шундыйларның берсе. Аның авыл хуҗалыгында эш стажы 38 елдан артып киткән.
 
Нәзирә Юныс кызы тумышы белән Биектау районының Тулмачы авылыннан. Тугыз сыйныфны тәмамлагач ул хезмәт юлын фермада сыер савучы булып башлап җибәрә. Язмыш  дигәннәре 22 яшендә аны Ташбилге егете Юрий Байков белән кавыштыра. Озак еллар шушы авылда сыер савучы булып эшли ул. 2010 елдан бирле  "Чаллы" комплексында бозаулар карый.
 
 
–Бездә  эшли  башлавының беренче көннәреннән үк Нәзирә апа үзен бик җаваплы, тырыш хезмәткәр итеп күрсәтте. Эш дигәндә вакыты белән исәпләшми ул, булсын дип, бөтен күңелен биреп башкара хезмәтен,–ди аның хакында комплекс җитәкчесе Илдар Вафин.
 
Нәзирә Байкова  100 баш бозау карый. Хезмәт күрсәткечләре буенча ул гел алдынгылар сафында. Аның группасындагы терлекләрнең сакланышы бик әйбәт.
 
–Безнең кулга яңа гына туган бозаулар килеп керә. Алар сабый бала кебек нәзберек. Менә шуларны өч айга кадәр үстереп, исән-имин килеш башка төркемгә тапшырырга кирәк,–ди Нәзирә апа.
 
Терлекчелектә яңа кеше түгел бит, хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп беткән ул. Бозаулары да аны сөйләшүен ишетүгә танып алалар бугай, гөр килеп тавыш бирәләр. Эше җиңел түгел, билгеле. Әмма зарланмый ул. Корпуслары чиста, малларның аслары коры, калын итеп салам түшәлгән.
 
–Һәркайсын яшенә карап тукландырырга кирәк. Әйтик, яңа туганнарга көненә 15 литр, үсә төшкәч 2 литр сөт бирәбез,–дип сөйли терлекче.
 
Бозаулары матур, көр. Алларында печәне, фуражы, моноазыклары бетеп тормый. Азык рационы төгәл сакланганда гына малкайлар исән-имин һәм матур булып үсәләр шул.
Нәзирә апага лаеклы ялга чыгарга ике ел калган.
 
–Хезмәт хакын берәр ай соңгарып бирәләр бирүен. Әмма эшлибез әле, эш кенә булсын,–ди ул.
Җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә Нәзирә Байкова турында ихтирам белән сөйлиләр. Эшен ни җитте шулай башкаручылардан түгел ул. Яшь малларны яратып, җаен белеп тәрбияли, эшкә иренми. Шуңа әнә бозаулары уйнаклап торалар, авыруларга бирешмиләр.
 
Хезмәтенә күрә хөрмәте, ди халык. Нәзирә апаның да фидакарьлеген югары бәялиләр. Быелгы Сабан туенда ул агропромышленность комплексы системасында күп еллар намуслы хезмәт куйганы өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фермада эшли башлавына 40 елга якынлаша инде Нәзирә Байкованың. Ә үзе ул  еллар агышын гүя сизми дә. Һаман да сылу һәм сөйкемле, яшьләрчә җитез һәм уңган.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net