Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Ил табыны муллыгында әлкилеләр өлеше дә зур

0
Ил табыны муллыгында әлкилеләр өлеше дә зур
 
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне – районыбыз өчен  якын һәм үз бәйрәм. Әлки төбәге халкы гомер-гомергә икмәк үстерде, бәрәңге икте, терлек асрады. Быелгы бәйрәмне дә районыбызның уңган авыл эшчәннәре күркәм хезмәт нәтиҗәләре белән каршы ала.
 
 
Бүген дә Әлки кырларында эшнең тынып торганы юк. Бөртеклеләр уңышы басуларыбыздан зур югалтуларсыз, вакытында җыеп алынды. Дөрес, барлык технологияләр төгәл үтәлүгә карамастан, яз айларында һәм җәй башындагы озакка сузылган корылык көтелгән уңышны алырга мөмкинлек  бирмәде. Шулай да елына күрә мул икмәк алуга ирешелде.
 
Игенчеләребез 72 мең тонна бөртекле культураларны суктырып саклауга озатты. Район буенча уртача уңыш гектардан 22,4 центнер тәшкил итте. Ә "Хузангай" кооперативы игенчеләре 26 мең 362 тонна икмәк җыеп алдылар.
 
Кичәле-бүгенле районыбыз комбайнчылары бөртек өчен кукуруз суктыруга төштеләр. Быел "Кызыл Шәрык-Агро" бөртеккә кукуруз мәйданын 3100 гектарга җиткерде. Беренче тапкыр кукурузны бөртек өчен "Хузангай"да да үстерделәр. Алар әлеге культураны 1400 гектарда чәчкәннәр иде. Бүген инде бу кооперативта да үзләре өчен яңа төр уракка керештеләр.
 
Кукурузны силоска салу төгәлләнде диярлек. Аның массасы "Көньяк Әлки" филиалында бик әйбәт. Биредә кукуруз комбайннарны күмәрлек булып биек үскән. Гомумән, "Көньяк Әлки" филиалы авыл хуҗалыгындагы барлык төр хезмәтләрдә дә үзләрен уңай яктан гына күрсәтеп килә. 
 
Районыбыз тарихында беренче тапкыр көнбагыш игү 18 мең 790 гектарга җиткерелде.
Көнбагыш иң отышлы, табыш бирә торган тармак булып кала бирә. Аңа сорау да зур, бәясе дә канәгатьләнерлек.
 
Көнбагышны әле районда 10 мең гектарда җыеп аласы бар. Әлеге культура урагы бөртеклеләр белән чагыштырганда күпкә үзенчәлекле, четерекле. Көнбагыш тамырда килеш дымлылыгын киметсен өчен аны авиация ярдәмендә сиптереп корыталар. Самолетлар бүген дә әле десикацияләү дигән шул эшне башкаралар.
 
"Хузангай" быел көнбагышны 3600 гектарда үстерде. Биредә аны тиз арада җыеп алу өчен көчле комбайннары да бар. Әмма көнбагыш бик дымлы. Хуҗалыкның киптерү агрегатлары тәүлеккә 300 тоннага чаклы көнбагыш киптерергә сәләтле. Комбайннар әнә шул күләмдә май культурасын суктыралар да.
 
Бүген басуларда  саламнарны төргәкләргә чорнап терлекчелек комплексларына ташу эше дә бара. Ә игеннәре җыеп алынган кырларны тиз арада эшкәртү зарур. Быел басуларны мөмкин кадәр күбрәк мәйданда сука белән  эшкәртү бурычы куела. Вакытында һәм сыйфатлы итеп туңга сөрелгән җир һәр гектардан 1 тоннага чаклы өстәмә бөртек уңышы бирә. Туңга сөрү барлык мәйданнарның 90 проценттан артыгында башкарылган.
 
"Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы быел бәрәңгене 50 гектарда үстергән иде. Икенче икмәкнең уңышы  гектардан 270 центнер тәшкил итте. Хуҗалыкта кишер, кәбестә дә үстереп саттылар. Ә бәрәңгегә сорау аеруча зур булган. "Тяминов"та бәрәңге, кишер һәм кәбестә быел беренче мәртәбә сугару юлы белән игелде. Шуңа да уңыш биредә шактый югары.
 
Районыбыз терлекчеләре быелның тугыз аенда 31 мең тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озаттылар. Бу алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда шактыйга күбрәк. Шулай ук 5 мең 161 тонна ит җитештереп сатканбыз. 10 мең башка якын бозау алынган, дуңгызлардан үрчем алу да шулкадәр диярлек. Ә район халкы шәхси хуҗалыкларыннан тугыз айда 5 мең 80 тонна сөт саткан.
 
Районыбыз игенчеләре һәм терлекчеләренең хезмәте республика күләмендә дә мактала. Узган ел без 3 миллиард 100 миллион сумлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештергән идек. Әлкилеләр быел да шул югары күрсәткечне саклау өчен тырышып хезмәт куя.
 





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин анонсировал самый продолжительный городской фестиваль в мире


Спорт в России и мире
Москва

«Шушумагия» и «Команда МАТЧ» – в топ-25 мультсериалов на «Кинопоиске»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Касаткина, Андреева и Кудерметова — в тройке лидеров в борьбе за звание лучшей теннисистки


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Более 600 деревьев высадили в дендропарке Ногинска





Путин в России и мире
Москва

Король Бахрейна прибыл в Москву для официальных переговоров с Путиным


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Запись от имени Президента Беларуси сделана в книге соболезнований в посольстве Ирана




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский объяснил, почему не хочет приглашать РФ на «саммит мира»


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Полина Гагарина

Актриса Самбурская заступилась за сыгравшую в «Красных линиях» певицу Гагарину



Москва

В Бахрейне назвали цель официального визита короля в Россию

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net