АЙГА КЫРЫН КАРАМА
11 октябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.33 сәгатьтә калка, 10.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.48 сәгать.
Тәүлек энергетикасы бавырга тискәре йогынты ясый, тире авырулары килеп чыгуга сәбәпче була. Иртә торырга, соң ятарга, ит һәм тозлы яшелчәләр ашамаска кирәк. Сукыр эчәк, юан эчәклек зәгыйфь, кәеф начарланырга, күңел төшенкелеге басарга мөмкин. Аякны саклау мөһим. Йокы алдыннан җәяү йөреп керү яки җиңелчә күнегүләр ясап алу канны тарата һәм йокыны татлырак итә. Аякны мендәргә куеп йоклаганда, аруы басыла. Мүкәләп йөрү исә кан тамырларын киңәйтә һәм аяклардагы авыртуны бетерә.
Май белән дәвалану
Организмны чистарту өчен, иртән йокыдан торгач 1 аш кашыгы салкын чиста көнбагыш маен теш арасыннан сөзеп суырып алалар да, авызны чайкыйлар, 10 минут буе авызда тоталар, йотмыйлар. Аннары төкереп, су белән чайкыйлар. Дәва курсы - 8-14 көн.
12 октябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.14 сәгатьтә калка, 11.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.44 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Танышулар уңышка китерми. Күз тиюдән саклану мөһим. Арканың өске өлеше, калак сөякләре, корсак куышлыгы зәгыйфь. Теш алдыру өчен уңай көн.
Томат сихәт бирә
100 грамм томатта нибары 22 килокалорие генә. 1 стакан томат согында А витамины һәм провитамины тәүлеклек нормасының яртысы бар, ә алар иммунитетны ныгыта һәм атеросклероз кебек мәкерле авырудан саклый. Помидорда шулай ук В, Р төркеме витаминнары, фолий кислотасы да күп, ә кайбер сортларында 24 төрле файдалы элемент бар. Томаттагы тимер, бакыр һәм калий тозлары йөрәккә тигез һәм тыныч тибәргә булыша, организмнан артык сыеклыкны чыгара. 1 стакан томат согы организмга калийның тәүлеклек нормасын бирә.
13 октябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.03 сәгатьтә калка, 12.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.39 сәгать.
Катгыйлык, буйсыну көне. Гаиләгә игътибарны арттыру зарур. Тәкәбберләнмәскә, ызгышмаска кирәк. Бу тәүлектә бик күп көч сарыф ителә, шунлыктан зур энергия сорый торган эшләрдән тыелу хәерле. Нерв системасы, ашказаны зәгыйфь. Организмны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Организмны чистарту
Сөтле чәй бөерләрне бик шәп чистарта. Атланмай ягылган арыш икмәге дә файдалы, чөнки А һәм Д витаминнарына бай. Ашказаны һәм эчәклекне кәбестәле кишер салаты чистарта. Көнаралаш кызыл чөгендер, сарымсак һәм әстерхан чикләвегеннән ясалган 200 грамм салат ашаганда, бер елдан кан тамырларының тышчалары чистара, сыгылмалылыгы арта. Кыяр исә организмнан шлакларны чыгара һәм ябыктыра.
14 октябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 21.58 сәгатьтә калка, 13.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.35 сәгать.
Хәлиткеч карарлар кабул итү, эш урынын алыштыру, сәяхәткә чыгу, теләсә нинди мөһим эшне башлау көне. Килешүләр төзү, вәгъдә бирү өчен уңай вакыт. Саф һавада күбрәк булырга, ашауда чаманы югалтмаска кирәк. Мүк җиләге, балан, миләш ашау файдалы. Бизләр системасы, кул, җилкә, бавыр, умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк зәгыйфь. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Шифалы сок
Уртача зурлыктагы 2 кызыл чөгендерне һәм 2 кишерне вак угычта уып, тукымага төрәләр һәм согын сыгып алалар (яки сок чыгаргыч аша чыгаралар). Барлыкка килгән сокны 3кә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала эчәләр. Суыткычта саклыйлар. Мондый сок йөрәкне чистарта. Дәва курсы - 3 көн.
15 октябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.57 сәгатьтә калка, 14.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.30 сәгать.
Тәүлек энергетикасы кешенең акыл сәләтенә көч бирә, шунлыктан яңа белем алу уңай нәтиҗәгә китерә. Файдалы белемне башкалар белән уртаклашырга, рухи юмартлык күрсәтергә кирәк. Энергия умырткалыкның аскы өлешендә туплана - бил, оча сөякләре, буыннарга игътибарлырак булу, салкын тиюдән саклану, авыр күтәрмәү, кискен хәрәкәтләр ясамау сорала. Ашказаны җәрәхәте, гастрит кискенләшү ихтималы бар. Тырнак кисәргә, операцияләр ясатырга ярамый. Ач тору файдалы.
Йөрәккә дәва
1 стакан мүк җиләген агач кашык белән изәләр, 1әр аш кашыгы бал һәм төелгән әстерхан чикләвеге, 0,5 килограмм йөзем кушып, яхшылап болгаталар, караңгы урында 2 атна төнәтәләр, көн саен ач карынга 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы - әзерләнгән катнашма беткәнче.
16 октябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.00 сәгатьтә калка, 14.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.26 сәгать.
Авыр, куәтле энергетикалы көн, кеше аңында агрессияне, аппетитны көчәйтә. Ач тору хисләрне йөгәнләргә мөмкинлек бирә. Халык күп җыелган урында йөрмәү хәерле. Бурычка акча алмаска һәм бирмәскә кирәк. Сәламәтлекне ныгыту чаралары уңай нәтиҗә бирә.
Айның 4 нче фазасы
Бу вакытта организмны чистарту, йога белән шөгыльләнү, баштүбән әйләнеп басып тору файдалы. Физик эш белән артык мавыкмау хәерле, әмма аякларда кан җыелмасын өчен ашыкмыйча гына җәяү йөрү, бер урында сикерү уңай нәтиҗә бирә. Җиңел үзләштерелә торган ризыкларны күбрәк кулану хуплана.
17 октябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.15 сәгатьтә калка, 15.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.21 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Ай Арысланда чакта аеруча йөрәкне саклау мөһим. Иҗат белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту өчен уңай вакыт. Табигать кочагында ял итү кәефне күтәрә.
Кавказча люля-кебаб
1 килограмм иттарткычтан чыгарылган майлы сарык ите, 2 йомырка, борыч, тоз, яшел суган, он кирәк. Иткә вак кына туралган яшел суган, тоз, борыч, йомыркаларны кушып, яхшылап болгаталар. Озынча тар кәтлитләр ясап, майлы табада йә грильдә кыздыралар.