Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Абдүлкадир ЧӘКИЧ: АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ДӨНЬЯКҮЛӘМ ТАНЫЛУГА ЛАЕК

0
Абдүлкадир ЧӘКИЧ: АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ДӨНЬЯКҮЛӘМ ТАНЫЛУГА ЛАЕК

Шөкер, татар халкының дөньяга күрсәтердәй язучылары да, аларның иҗатын өйрәнүче галимнәре дә күп. Республикада һәм Русиядә әдипләребезнең әсәрләре төрле яклап тикшерелеп, фәнни хезмәтләр дә, докторлык,  кандидатлык диссертацияләре дә,  диплом эшләре дә язылып тора. Әмма әлегә татар язучыларының әсәрләре киң дөньяга азрак чыга,  башка халыклар әдипләребезнең иҗатын - хикәя,  повесть, романнарын аз белә, алардагы  тел-сурәтләү чараларын да фәнни яктан тикшерү сирәк була торган хәл. Бу уңайдан күптән түгел Татарстан Язучылар  берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Кутлу туган иле Төркиягә  барып кайткач, бер күңелле хәбәр җиткерде. Истанбулның Фатих университеты филология факультетының төрки телләр бүлеге доценты Абдүлкадир Чәкич классик әдибебез Аяз Гыйләҗев әсәрләрен үзенең диссертация темасы итеп алып, аларны өйрәнә башлаган икән. Әлбәттә, бу хәбәр бездә зур кызыксыну уятты. Без Фатих бәй Кутлу ярдәмендә Интернет аша Абдүлкадир Чәкич белән элемтәгә кердек һәм аңа үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.


- Абдүлкадир бәй,  сез ни өчен нәкъ менә татар  язучысы Аяз Гыйләҗевне сайладыгыз...

- Әйе, минем диссертациямнең темасы - Аяз Гыйләҗев иҗаты. Әмма бу карарга  килгәнче, мин бик озак эзләндем, төрле халыкларның әдәбиятен өйрәндем. Фәнни хезмәтемнең төп юнәлеше төрек әдәбиятен һәм диалектларны тикшерү булганлыктан, төрки халыклар арасыннан аерым бер язучыны сайлап аласым килде.  Озак вакытлар Казахстанда, Кыргызстанда яшәгән кеше буларак, шушы халыкларның бер язучысына тукталырмын, дип уйладым. Озак кына  эзләнгәннән соң, Мохтар Ауэзов һәм Чыңгыз Айтматов кебек киң танылган язучыларның  әсәрләренә, яисә  гадәти, иҗатлары башкаларныкыннан әлләни аерылмый торган әдипләргә юлыктым. Шуңа күрә бу илләрнең әдипләре арасыннан  уйлаганыма туры килгәнен таба алмадым. Көннәрдән бер көнне мин, сәфәрдә йөргәндә, бер татар академигын очраттым. Ул миңа Аяз Гыйләҗевне укырга тәкъдим итте. Өйгә кайту белән әдип турында мәгълүмат туплый башладым, тәэсирләрем гел уңай булды. Әлбәттә, язучының татар халкы тарафыннан яратып укыла торган һәм югары бәяләнгән “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән” кебек әсәрләре  төрек теленә дә тәрҗемә ителүен белдем. Укый торгач, Аяз Гыйләҗевнең фәнни эш өчен үзем теләгән язучы икәнен аңладым. Миләүшә Хәбетдинова һәм Гүзәл Сәгыйтованың язучының иҗаты турындагы академик мәкаләләрен уку фикеремне тагын да ныгытты. Диссертация темасы итеп татар язучысы Аяз Гыйләҗевне сайлавым белән җитәкчем дә килеште.

- Сез үзегез татар әдәбиятеннән кемнәрне беләсез?

- Билгеле, минем татар әдәбиятеннән мәгълүматым тулы түгел.  Әмма Гаяз Исхакый кебек олуг шәхесләрен,  язучыларын беләм. Аның “Өйгә таба” дигән романы һәм башка әсәрләре төрек теленә дә тәрҗемә ителгән. Габдулла Тукай, Әмирхан Еники әсәрләре белән дә азмы-күпме дәрәҗәдә танышмын.

- Ишетә белүебезчә, сез  “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән” әсәрләрен зур кызыксыну белән укыгансыз. Алар сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Мин игътибар иткән элементларның берсе - иҗатта персонаж алга куела. Вакыйга, сюжетка караганда, күбрәк герой тирәсендә формалаша. Бу -  Аяз Гыйләҗевнең әдәби стиленең уңышлы алымы. Тагын да әһәмиятлерәге -  әдипнең үз иҗатында кулланган символлар һәм  метафоралар. Әйтик, “Өч аршын җир”дә һәм “Җомга көн кич белән”дә зират хәтерне гәүдәләндерә (символлаштыра). Зират бетмәсә, үткәннәребез дә мәңгелек булачак. Шуңа күрәдер, “Өч аршын җир”дә Шәмсегаянның үз туган җирендә җирләнәсе килә. Ә “Җомга көн кич белән”дә Җиһангир Ташлыярга килү белән зиратны төзекләндерергә керешә. Ике китапта да символик элементлар бар.

- Сез кыргызларда Айтматов булса, татарларда Гыйләҗев бар дип  әйтергә телисез түгелме?

- Әйе, әлбәттә. Мондый чагыштыруны “Гасырдан да озын көн” әсәрендә дә күрергә мөмкин. Анабәеттә Казангап исемле геройны зиратта җирләү вакыйгасын шулай башка рәвешле символлаштырырга мөмкин. Бу - милли хәтерне сакларга тырышу. Моны бары тик Айтматов кына үз дәверендә  әйтә алган. Ул әсәрләрен урыс  телендә язып, фикерләрен белдерү җаен тапкан. Ә менә үз ана телендә иҗат иткән Аяз Гыйләҗев үз идеяләренә тиешле игътибарны җәлеп иттерә алмаган. Әмма аның әсәрләре шундый ук югары дәрәҗәдә булган. Мин аның академик тикшеренүләрдән һәм әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә иткәннән соң, тиешле игътибарга ирешүенә ышанам.

- Әгәр төрек язучылары белән чагыштырырга мөмкин булса, сез аны кайсысы белән янәшә куяр идегез?

- Стильләрне игътибарга алмасак,  төрек язучылары арасында андый әдип бар. Мин аны Әхмәт Хәмди  Тампынар белән чагыштыра алам. Ул да, Аяз Гыйләҗев кебек үк, әсәрләрендә укучыларга үзенең борчу-кичерешләрен җиткерергә омтыла. Аның да үз халкы белән уртаклашырга теләгән уй-хисләре - теләкләре күп. Әмма Әхмәт Хәмди Тампынарны әдәби даирәгә кабул итмиләр. Үзе ничек кенә  тырышса да, аның белән исәпләшмиләр. Ул үзе сурәтләгәнчә,  аны дәшмәү  белән “үтерәләр”. Бик күпләр аның әсәрләре укырга лаек түгел, дип исәпли. Бөтен дөньяга атаклы язучы Орхан Памук Әхмәт Хәмди Тампынарны үзенең яраткан язучысы икәнен әйткәнче, бу шулай була. Шуннан соң гына әдипнең кыйммәтен аңлыйлар, һәм ул танылып китә. Мин, Аяз Гыйләҗев белән Әхмәт Хәмди Тампынар язмышлары арасында охшашлык бар, дип уйлыйм. 

- Аңлавымча, сез татар әдәбияте белән тәрҗемә аша танышасыз.  Диссертация язар өчен язучының тагын кайсы әсәрләрен  төрек теленә тәрҗемә итәргә кирәк, дип уйлыйсыз?

- Мин  урыс, казах, кыргыз телләрен бераз беләм. Миңа, чыннан да, татар телендәге әсәрләрне уку авыррак. Шуңа күрә мин хәзерге вакытта иң әүвәл язучының “Йәгез, бер дога!”,  “Балта кем кулында?” әсәрләрен һәм  аның биографиясенә кагылышлы хатларының тәрҗемә ителүен теләр идем.

- Сез “Йәгез, бер дога!” һәм “Балта кем кулында?” әсәрләрен тәрҗемә итү җәһәтеннән кемгә дә булса мөрәҗәгать иттегезме?

- Мин шәхсән үзем Интернет аша   Фатих Кутлуга бу әсәрләрне тәрҗемә итү турында әйттем. “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән” әсәрләрен  төрек теленә нәкъ менә ул  тәрҗемә иткән. Быел җәй аны Истанбулда очраткач, бу үтенечемне  тагын да кабатладым. Ул татар һәм төрек телләрен камил белүе белән бергә, Аяз Гыйләҗев иҗаты белән дә яхшы таныш. Моннан тыш, Татарстан Мәдәният министрлыгына һәм  Язучылар берлегенә дә “Йәгез, бер дога!”, “Балта кем кулында?” әсәрләрен тәрҗемә иттерүне сорап мөрәҗәгать иттем.

- Сез ничек уйлыйсыз, төрек дөньясын Аяз Гыйләҗев иҗаты белән таныштыру өчен соңга калмадыкмы икән?

- Соң булса да, уң булсын, диләр бит.  Әмма Аяз Гыйләҗев иҗаты  беркадәр соңлабрак булса да, барыбер дөрес бәясен алыр әле.   Ул югары дәрәҗәгә лаек язучы. Әлбәттә, әдипнең тагын да  танылып китүенә мин язган һәм башка диссертацияләр дә булышыр. Аяз Гыйләҗев төрки дөньяның күгендә якты йолдыз булып кабыначак дип уйлыйм.

- Абдүлкадир бәй, Аяз Гыйләҗев белән яхшырак танышу өчен диссертацияләр һәм тәрҗемәләрдән тыш, тагын нинди гамәлләр кылу кирәк, дип уйлыйсыз?

- Башкарасы эшләр шактый әле. Әдипнең иҗатына багышланган симпозиумнар, конференцияләр оештыру әйбәт булыр иде. Аларны фәнни-тикшеренү институтларында да, югары уку йортларында да, әйтик, мин эшләгән университетта да эшләргә мөмкин.  Бу яшьләрне, укучыларны, галимнәрне әдип иҗаты белән таныштыруда бер адым булачак. Билгеле ки, диссертациямне тәмамлагач, үзем дә Аяз Гыйләҗев исемен һәм иҗатын танытуда  булдыра алганны эшләргә тырышачакмын.

Шунысын да әйтергә телим: Татарстанда Миләүшә Хәбетдинова, Гүзәл Сәгыйтова кебек  хөрмәтле галимәләр бар. Алар Аяз Гыйләҗев иҗатын бик җентекләп өйрәнеп, фәнни хезмәтләр яза.    Фатих Кутлу да әдипнең иҗаты һәм тормышы турында әтрафлы белә. Шулай ук мин үзем дә әдипнең иҗаты хакында күбрәк белергә, аны тирәнтен өйрәнергә һәм аның белән студентларымны,  хезмәттәшләремне таныштырырга телим. Бүген Татарстан белән Төркия арасында әдәби күперне нәкъ менә Фатих Кутлу сала, дип уйлыйм. Без бергәләп алынсак,  талантлы язучы иҗатын дөньяга танытырбыз, иншалла.

Сөембикә КАШАПОВА.

 






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Колледжи проведут Дни открытых дверей


Спорт в России и мире
Москва

Цена билетов на суперфинал Кубка России составит от 500 до 15 тыс. рублей


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Теннисист Медведев потеряет место в рейтинге ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Четыре города ЦФО вошли в федеральный топ-10 по качеству жизни





Путин в России и мире
Москва

Король Бахрейна прибудет 22 мая с визитом в Москву


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Запись от имени Президента Беларуси сделана в книге соболезнований в посольстве Ирана




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский объяснил, почему не хочет приглашать РФ на «саммит мира»


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Шнуров

Певец Сергей Шнуров заявил, что бог велел Киркорову проклинать "Евровидение"



Москва

Свыше трех тысяч рабочих мест для офисных ...

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net