Зәйдә чөгендернең яртысы алынды
Район басу-кырларыннан 4291 гектарда 163916 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Бу – барлык мәйданның 50 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 382 центнер тәшкил итә. Иң күп чөгендер уңышы – “Зәй шикәре” агрофирмасында. Биредә ул гектарыннан – 509, “Зәй”дә – 447, “Восток”та 249 центнер. Татлы тамыр алу белән бергә, кукуруздан силос салу, рапс җыю һәм туфрак эшкәртү эше дә дәвам итә.
Шикәр заводында эш темплары артканнан-арта бара. Бүгенге көнгә завод 377124 тонна татлы тамыр кабул итте, 218336 тонна чимал эшкәртте, 29135 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Күрсәткечләр, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, күпкә артык. Иң күп чөгендер заводка “Зәй”агрофирмасыннан китерелә.