Зәйлеләр Чаллы халкын сөендерде
5 октябрьдә Чаллыда авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкә булды. Анда Зәйдән агрофирмалар, “Нива” ҖЧШ, шикәр заводы, икмәк кабул итү предприятиесе, урман хуҗалыгы, эшмәкәрләр, фермерлар икмәк, ит, шикәр комы, фураж, бал, казылык һәм ит продуктлары, ипи һәм кондитер эшләнмәләре, яшелчә белән сату итте. Чаллы халкы зәйлеләр продукциясен яратып алды.