Чаллыга төлкеләр «һөҗүм итә» башлаган
![Чаллыга төлкеләр «һөҗүм итә» башлаган](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/3ac0956efa98c80b2a63d46b0e7bc377_S.jpg)
Автокала ветеринарлары агымдагы елның көзендә төлкеләрнең шәһәрдә күпләп күренүен әйтә.
Төлкеләрнең шәһәрдә күренүе елдан-ел арта бара икән. Алар безнең якларга Оренбург якларыннан киләләр. Ветеринария табиблары моны климат үзгәрү белән аңлата: көннәр җылы, явым-төшем аз, кыр тычканнары күп. Төлкеләр шәһәрдән читтә генә түгел, шәһәр эчендә дә яши. Кешеләрдән курыкмый башлаганнар, хәтта йорт подъездларына кадәр керәләр ди. Ветеринарлар кешеләрне кисәтә: кыргый хайваннардан котыру авыруы йоктыру куркынычы зур.