Әлмәт муниципаль хезмәткәрләре финалга узды
Баулыда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының зона этабы үткәрелде. Анда республиканың көньяк-көнчыгышыннан тугыз район катнашты.
Ярышлар спортның җиде төре – волейбол, футбол, бадминтон, шахмат, җиңел атлетика, өстәл теннисы, баскетбол буенча барды.
Беренче көндәге ярышлардан соң әлмәтлеләр командасы өченче урында иде. Өстәл теннисы һәм баскетбол безнең команданы икенче урынга чыгарды. Хәзер әлмәтлеләр республика күләмендәге этапка – финалга әзерләнә.
