Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Менә 34 ел инде Елена Потапова мәктәптә балаларга белем бирә

0
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк. Алар барысы да олылауга, хөрмәткә лаек. Әмма барлык профессияләр арасында аерым урын алып торганы бар. Ул – укытучы. Бала күңеленә кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек орлыклары салып, аны шәхес итеп тәрбияләүче, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче. Бүген сүзебез әнә шул профессия вәкилләренең иң лаеклылары турында.
 
 
 
Үз эшенә ихластан бирелгән һәм аны чын күңеленнән ярата, тырыш, ягымлы, кешелекле, шат күңелле – Иске Матак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Потапованы әнә шундый сүзләр белән сыйфатларга мөмкин. Менә 34 ел инде ул шушы мәктәптә балаларга белем бирә.
 
Районыбызның иң матур төбәкләреннән берсе булган Иске Матак авылында туып-үскән, кечкенәдән әдәбиятны яраткан, китапларны су кебек эчкән һәм укытучы булу теләген күңелендә йөрткән кыз 1974 елда Базарлы Матак мәктәбен тәмамлай. Шушы елны Марий-Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Надежда Крупская исемендәге дәүләт педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Һәм менә 1980 елдан бирле үзе туып-үскән авылда укытучы булып эшли.
 
Хезмәт юлының беренче көненнән үк балаларны Пушкин, Толстой дөньясына алып керергә, әдәби әсәрләре аша авыл малайлары-кызлары күңелендә матурлыкны күрергә, тоя белергә, изгелек эшләргә омтылу кебек хисләр тәрбияләргә тырыша ул.
 
Аның хакында мәктәп директоры Мария Чванова:
–Үз хезмәтен искиткеч  дәрәҗәдә   белеп һәм  яратып   башкаручы,  шушы төбәктәге иң сәләтле һәм булдыклы укытучыларның берсе ул,–ди.
 
Лаеклы ялда булуына карамастан, Елена Евгеньевна хәзер дә балаларга белем бирә. Дәресләрдә балаларның уку һәм фикерләү сәләтен үстерү, әхлаклылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру – аның төп максаты
–Тәрбия нәрсә соң ул сезнең өчен? –дип сорадым мин аңардан.
 
–Аның мәгънәсе бик киң. Иң мөһиме – баланы туган илен яратырга, аның белән горурланырга, кешеләргә ихтирамлы булырга, бүтәннәрнең хис-тойгыларын хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерү,–ди Елена Евгеньевна.
 
Ул укучыларын имтиханнарга, төрле олимпиадаларга һәм бәйгеләргә бөтен көчен, тырышлыгын куеп әзерли. Өч дистә елдан артык эшләү дәверендә  Елена Потапованың утызлап укучысы район олимпиадаларында җиңү яулаган, биш укучысы республика олимпиадаларында ныклы белемнәрен күрсәткәннәр. Бердәм дәүләт имтиханнарында да аның укучылары әйбәт нәтиҗәләргә ирешә.
 
Фидакарь хезмәте өчен Елена Потапова Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, "Мәгарифтә казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнгән. Болардан тыш та күпьеллык педагоглык хезмәтен югары бәяләгән  бүләкләре бихисап. Ә коллегалары өчен ул акыллы киңәшче, риясыз ярдәмче һәм ышанычлы дус.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net