Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Мактаулы хезмәт

0

Укытучы өчен иң кадерле минутлар – үзе укыткан укучыларны шат һәм бәхетле итеп күрү. Әгәр белемеңне балаларга җиткерә алсаң, аларның тәрбияле икәнен күрсәң, димәк, син вакытыңны юкка уздырмагансың, – ди 3 нче урта мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли белем һәм тәрбия буенча директор урынбасары Гөлфинур Гыйльфанова.

Мамадыш районының Алан авылында туып үскән Гөлфинур бала вакыттан ук укытучы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, шушы хыялы аны Түбән Кама педагогия училищесына алып килә. Унтугыз яшьлек кыз, җиң сызганып,  1984 елда укытучылык эшенә керешә. Аның беренче укучылары – Абалачта (хәзер Менделеевск районына керә). Беренче ике елын ул шунда укыта, тәүге һөнәри тәҗрибәләрен шунда ала.

Алабугага Гыйльфановлар гаиләсе 2003 елда килеп төпләнә. Гөлфинур Әсхәт кызы, менә 30 ел инде, һөнәренә тап төшерми, хезмәт итә. Аның үз эшен яратканлыгы күренеп тора: һәрвакыт пөхтә, матур киенгән, балаларга игътибарлы, эшен җиренә җиткереп үтәргә күнеккән. Үзе дә, укучылары да әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Быел Гөлфинур Гыйльфанова “Безнең яхшы укытучы” грантына ия булды (2011 елда да грант яулаган иде). 

– Уңышларыгызның сере нәрсәдә? – дигән сорауга ул:

– Артист халкы тамашачысыз чын җырчы була алмаган кебек, укучыларсыз мондый уңышларга ирешә алмас идем. Укытучы кеше дәрестә белем бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, минемчә. Дәрестә алган белемнәрен үстерү, киңәйтү, ныгыту өчен төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу мөһим эш дип саныйм. Укучы мәктәптән тыш кайдадыр чыгыш ясап, җәмәгать урыннарында үз-үзен тотарга, сүз сөйләргә һәм үзенең бер төпле фикерен әйтеп, үзен җәмгыятьтә бер кирәкле кеше итеп тоярга өйрәнә.

Ирешкән уңышларымны күрә һәм бәяли белүче хөкүмәтебезгә, мәгариф идарәсе җитәкчеләренә, мәктәп директорына һәм минем уңышларыма шатланучы укытучылар коллективына, укучыларыма һәм ата-аналарга мин чиксез рәхмәтле, – дип җавап бирде.

Гөлфинур Әсхәт кызының бүгенге хыялы – укучыларын сәламәт һәм җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп күрү. Хәзер ул тәҗрибәле укытучы буларак та, укучыларга милли тәрбия бирү өчен җаваплы кеше буларак та, мәктәп проблемаларын чишүдә укытучыларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.

– Бүген укытучылык эшенә керешкән яшьләргә нинди әйтер сүзләрегез бар?

– Яшь буынга шундый киңәш бирер идем: Педагогик белем алган яшьләребез, укучылардан качып, кайдадыр, завод-фабрикаларда яңадан башка һөнәр үзләштереп, каңгырып йөрмәсеннәр иде. Мәктәп тормышы ул – үзе бер тарих һәм могҗиза бит. Балаларны яраталар икән, укытучы һөнәрен сайлауларына үкенмәсеннәр. Аларның авыр һәм мактаулы хезмәте югалмаячак, чөнки мәктәп кеше гомерендә иң истә кала торган уку йорты. Укучыга никадәр игътибар белән карасаң, аны кирәкле шәхес итеп күрсәң, шулкадәр үзеңә рәхмәт һәм хөрмәт тоярсың!

Мөмкинлектән файдаланып, мин барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә сәламәтлек, сәләтле һәм бәхетле балалар белән зур уңышларга ирешеп эшләүләрен телим.

Эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшләүче мөгаллимнәр күп безнең шәһәрдә. Гөлфинур Әсгать кызы – шуларның берсе.  

– Яшьлегемә ничә тапкыр кире кайтсам да, мин бары тик укытучы һөнәрен генә сайлар идем,  – ди ул.

Зөлфия ПРИМАКОВА






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net