Добавить новость
123ru.net
World News
Октябрь
2014

Яшь белгечнең беренче адымнары

0

Республикабызның Башкортостан чиге белән янәшә урнашкан Ютазы районыннан килеп, безнең шәһәрдә югары белем алган Айгөл Зарипова быел, яшь белгеч буларак, беренче тапкыр мәктәп бусагасыннан атлады.

Мәктәпләргә эшкә килгән укытучылар арасында төрлесе бар, бер ел эшләүгә китеп баручылар да очрый. 3 нче урта мәктәптә яшь укытучы Сергей Ежов өченче елын эшли. Ул тарих фәнен укыта, үзенең тырышлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Быел бирегә тагын бер яшь белгеч килде.   Без аның белән очрашып сөйләштек. Хезмәт юлын башлаганда, беркемгә дә җиңел түгелдер. Балаларның белеме өчен дә, тәртибе өчен дә, иминлеге өчен дә җаваплылыкны үз өстенә ала торган укытучыларга бигрәк тә. Әңгәмәбез шул турыда.

– Айгөл, укырга керергә ни өчен Алабуга институтын сайладыгыз?

– 10 сыйныфтан соң мин бу уку йортына Ачык ишекләр көненә килгән идем. Шуннан соң мәктәпне бетергәч, бирегә укырга керергә карар кылдым. Баштарак шәһәр ничектер ят тоелса да, тора-бара ияләндем. Хәзер Алабуга миңа  ошый.

– Кайберәүләр педагогия уку йортына югары белем алу өчен генә керә, укытучы булып эшләмәсен алдан белеп тора. Айгөл, нигә нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладыгыз? Сез мәктәпне тәмамлаган еллар бу хезмәткә карата хөрмәт кимегән вакыт иде бит.

– Мин укыганда бик актив булдым. Бөтен вакытым мәктәптә үтә иде, шуңа күрә мин киләчәгемне мәктәп тормышыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Әйе, институтта чакта ук һәркемнең нияте күренә инде. Безнең төркемдә, мәсәлән, яртысыннан күбрәге диярлек, алдан ук мәктәпкә бармыйбыз, дип әйтә иде.

– Сез хәзер математикадан үзегез балаларга белем бирәсез. Яраткан фәнегез булгандыр инде?

– Олимпиадаларга мине күбрәк гуманитар фәннәр буенча җибәрәләр иде. Белгечлек сайлауга килгәндә, күңелем математиканы якын итте.

– Эш башлап җибәрү җиңел түгел. Сезне бу коллективта ничек каршыладылар?

– Иң беренче чиратта мин мәктәп директоры Смирнова Ирина Владимировнага рәхмәтлемен. Ул җылы каршы алды. Мине 5 нче класс укучыларына сыйныф җитәкчесе итеп билгеләделәр. Бу уңайдан мәктәпнең яшь укытучылар мәктәбен алып баручы Карпова Елена Михайловна киңәшләре бик булышты. Гомумән, бу мәктәпкә эшкә килүемә шатмын. Директор урынбасарлары Фәния Баранова һәм Гөлфинур Гыйльфанованың, башка укытучыларның да  ярдәмен тоям.

– Әле сентябрьдә генә Зарипова булгансыз. Сезгә бәхетле гаилә тормышы телибез! Айгөл, тормыш иптәшегез көннәр буе мәктәптә булуыгызга ничек карар икән?

 – Марсель үзе дә укытучы һөнәренә укыган кеше, ул мине аңлый. Җитмәсә, ул әле мөгаллимнәр династиясеннән, алар гаиләсендә барысы да укытучылар.

5 нче сыйныф балалары бик тиктормаслар, араларында шуклыгы белән аерылып торганнары да бар. Башлангыч мәктәптән урта звенога күчкәнгә, аларга бу уку елында күп үзгәрешләргә күнегергә туры килә. Айгөл Зарипова аларның бу халәтен аңлый, балалар белән дә, ата-аналар белән дә уртак тел табарга тырыша.

Без быел мәктәпкә килгән һәр яшь белгечкә уңышлар телибез.

Зөлфия ПРИМАКОВА






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net