Зәйнең “Иң шәп әбиләре” фотолар
Зәйнең “Космос” яшьләр үзәгендә өлкәннәр көне уңаеннан шушы исемдә бәйге узды. “Иң шәп әби” исемен яулау өчен 7 әби үз көчен сынады. Бәйгедә катнашучыларны әби дип әйтәсе дә килми. Ләкин инде алар зур хезмәт һәм тормыш юлы узган, оныклар үстерәләр. Шулай булса да, алар күңелләре белән һаман яшь. Бәйгеләрдә алар үзләрен яшьләрдән бер дә ким күрсәтмәде. Көзге киемнәрне киеп матур итеп йөрү, үз-үзеңне җюрига тәгъдим итү, сәләтеңне күрсәтү һ.б. шундый ярышларда алар берсен-берсе уздырып ярышты. Җанатарлар аларга көч биреп торды. Жюрига иң-иңне сайлау җиңел булмады. “Иң шәп әби” исеменә Мария Михайловна Тугашева лаек булды. “Иң кайгыртучан әби” – Валентина Донгузова, “Иң креатив әби” – Җәмилә Әгъзамова, “Кул эшенә оста әби” – Елена Попова, “Иң хуҗалыкчыл әби” – Татьяна Лебедева, “Иң позитив әби” – Мария Елизарова, “Модалы әби” Миңниса Дмитриева булды.