Татарстанда бензин сыйфатын ФАР тикшерәчәк
Россия автомобиль хуҗалары федерациясе (ФАР) татарстанлыларны автоягулык станцияләренең Бөтенроссия карта-рейтингын төзүдә катнашырга чакыра.
Рәсми тикшерүче инстанцияләр мәгълүматларына караганда, Татарстанда сыйфатсыз бензин юк. Ә автомобиль хулары моның киресен раслый. Шуңа да ФАР начар сыйфатлы бензин сатыла торган АЗСларны ачыклау максатында эш алып бара. Бу эш ел башында Мәскәүдән башланган булган. Ә Татарстан картасында әлегә заправка урыннары гына билгеләнеп чыккан. Шоферлар карта белән «Мониторинг АЗС» веб-кушымтасында таныша ала. Проектта катнашу мөмкинлеге 1 октябрьдән тудырыла. Бензинның сыйфаты ошап бетмәгән заправка турында сайтка мөрәҗәгать итүгә, ФАР «контролерлары» күрсәтелгән адрес буенча килеп тә җитәчәк. Алар «сигнал» буенча гына түгел, үз инициативалары белән дә килә ала.