Укучылар иҗатында – табигать
“Парклар маршы” республика акциясендә катнашып җиңү яулаган укучылар арасында районыбыз балалары да бар.
Республика урман хуҗалыгы үткәргән әлеге акция табигатьне саклауга, балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Акция кысаларында үткәрелгән балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашып, Яңа Салман урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Миләүшә Хәйруллина “Мәрсин балыгы безнең сулыкларда сирәк кунак” рәсеме өчен икенче урынны алды. Ә Чиябаш мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Рәзилә Шәяхмәтова фоторәсемнәр бәйгесендә “Шия елгасы” фотоэше белән икенче урынга чыкты. Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Денис Гнеденков “Спасский” заказнигында” фотоэше өчен кызыксындыру дипломына ия булды.
Укучыларга экологик белем бирү буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Чуаш Кичүе урта мәктәбенең биология укытучысы Гүзәл Җәббарова Татарстан Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.