Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2016

Зөләйха күзләрен ача (РОМАННЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕННӘН ӨЗЕК)

0

 

Озак та үтми, каен көчлерәк дерелди һәм чайкала, катырак ыңгыраша башлады. Кәүсәсендә балта чабудан барлыкка килгән яра тавышсыз гына кычкырырга ачылып киткән авызга охшап калган. Мортаза, балтасын ташлап, җилкәсеннән ботак-йомычкаларны кагып төшерде дә Зөләйхага баш какты – ярдәм ит, янәсе. Алар икәүләп җилкәләре белән кытыршы кәүсәгә терәлеп этә башладылар – көчлерәк итеп, тагын да көчлерәк итеп... Каен шартлап сынды, тирә-юньгә яңгыраган саубуллашу ыңгырашуы белән күккә кар тузаны болытын күтәреп, җиргә барып төште. Ир җиңелгән агачка атланып алды да, аннан юан ботак­ларны чабып төшерергә кереште. Ә хатыны, нечкә ботакларны сындыргалап, коры-сары белән бергә кәрзингә тутыра башлады. Озак эшләделәр. Хәтта бер-беренә сүз дә әйтмичә, шактый озак эшләделәр. Бил сызлый, җилкәләр исә арыганлыктан оеп-оеп китә. Куллар, бияләйләрдә булсалар да, туңалар.

– Мортаза, әйт әле, әниең яшь чакта берничә көнгә урманга барган икән һәм
аннан исән-сау килеш кайткан, диләр, дөресме?
Зөләйха шул арада, ял итәсе килеп, ар­касын турайтты да, билен бөкте.
– Миңа абыстай сөйләгән иде, ә аңа – әбисе.
Ире янә җавап бирмәде. Кәүсәдән тырпаеп торган кәкре, буынтыклы ботакка балтасын турылап тора иде.
– Мин куркудан үлгән булыр идем, әгәр анда булган булсам. Мөгаен, минем
аякларым шундук йөрмәс булыр иде. Җиргә ятып, күзләремне йомып, телем
әйләнүдән туктаганчы, берөзлексез дога укыган булыр идем.

Мортаза әлеге ботакка каты итеп китереп чапты һәм ул, сызгырып һәм калтыранып, пружина кебек сикергәләп читкә очты.
– Ни дисәң дә, урманда догалардан файда юк, диләр. Укыйсыңмы-
укымыйсыңмы, бары­бер һәлак булачаксың... Ничек уйлыйсың, – Зөләйха тавышын
бераз киметеп, – җир йөзендә Аллаһы Тәгалә күзе төшмәгән урын бармы?
Мортаза җәелеп китеп селтәнде дә суыкта зеңгелдәп торган агачка балтасын батырды. Бүреген салып атты, кызарып чыккан, эссе бөркелеп торган чәчсез шома башын учы белән сөртеп алды да аяк астына лач итеп төкерде.
Яңадан эшен башлады.
Тиздән кәрзин дә коры-сары белән тулачак –аны күтәреп тә булмас инде, өстерәп кенә барырсың. Каен ботаклардан арынды, берничә кисәккә бүленде. Озын ботаклары, әйбәтләп җыелып, янәшәдәге көртләр өстендә бәйләм-бәйләм ята.
Караңгы төшә башлавын да сизми калдылар. Зөләйха күзләрен күккә күтәреп караса, кояш өзек-өзек тотам болытлар артына кереп качкан. Шул арада көчле җил килеп чык­ты, җәяүле буран да сызгыра-сызгыра бөтерелә.
– Әйдә, кайтыйк инде, Мортаза, тагын буран башлана бит.

Ире янә дәшми. Утыннарның калын бәйләмен баулар белән чорнавын дәвам итә. Соңгы бәйләм әзер булуга, буран агачлар арасыннан бүре кебек сузып-сузып һәм явызланып улый башлады.
Мортаза мех бияләе белән бүрәнәләргә төртеп күрсәтте – әүвәл боларны чанага илтеп салабыз. Киселгән дүрт бүрәнәнең һәрберсе Зөләйхадан да озынрак. Мортаза тамагын кырып куйды һәм иң юан бүрәнәнең бер башын җирдән күтәреп алды. Зөләйхага икенче башы калды. Тиз генә күтәрә алмады ул, юан һәм бирчәйгән агачка җайлашып, озак маташты.
– Тиз бул! – дип, түзем­сезләнеп кычкырды Мортаза. – Хатын!

Ниһаять, булдырды Зөләйха. Бүрәнәне ике ку­лы белән кочаклап, әле генә киселгән, озын, очлы йомычкалар белән ыржаеп торган агачның алсу-ак йомшагына күкрәге белән сыланып, көчкә күтәреп алды.
Чанага таба киттеләр. Әкрен генә баралар. Куллар калтырый. Ычкындырып җибәрмәсәм генә ярый инде. Ходаем, ярдәм ит, ычкындыра күрмим! Аяк­ка килеп төшсә, гомерлек гарип булып каласың. Эссе булып китте – кайнар тир арка, корсак буйлап ага. Күкрәк астына яшереп бәйләнгән алма кагы үтәли җеби – тозланып бетә инде. Анысы куркыныч түгел, тик бүген үк илтеп бирәсе иде...
Сандугач, ялкау гына тыпырчынып, шул ук урында тора. Быел бүреләр аз, сөбханалла, шуңа күрә Мортаза атын берүзен озак­лап калдырырга курыкмый.

Бүрәнәне чанага илтеп салгач, Зөләйха бүрәнә янәшәсенә хәлсезләнеп егылып ятты. Бияләйләрен салып, муеныннан яулыгын чишеп җибәрде. Сулу алып та булмый – авырта, әйтерсең лә авылның бер башыннан икенчесенә кадәр туктаусыз йөгереп үткән.
Мортаза, бер сүз дә әйтмичә, калган бүрәнәләргә таба кире китте. Зөләйха, чанадан шуып төшеп, аның артыннан атлады. Калган бүрәнәләрне дә чанага китереп салдылар. Аннары – юан ботаклар бәйләмнәрен, соңыннан – нечкә ботак бәйләмнәрен.
Утыннарны чанага урнаштырып бетергәндә, урман инде кышкы куе эңгер-меңгергә чумды. Яңа гына киселгән каен төбендә бары тик Зөләйханың кәрзине генә калган иде.

– Чыбык-чабыкны үзең алып килерсең, – диде Мортаза, коры гына, утыннарны ныгытып бәйли башлады.
Җил котыра, алар салган эзләрне күмеп китеп, кар болытларын төрле якка очыра башлады. Зөләйха, бияләйләрен күк­рәгенә кысып тоткан килеш, инде күренер-күренмәс сукмактан урман караңгылыгына йөгерде.

Таныш агач төбенә барып җиткәнче, чыбык-чабык тутырылган кәрзинне кар күмеп киткән иде инде. Зөләйха куактан бер ботак сындырып алды, аның белән карга төртә-төртә, шул тирәне әйләнеп чыкты. Әгәр тапмаса, нык эләгәчәк үзенә. Мортаза ачуланыр да тынар, ә менә Убырлы карчык туйганчы эт итәчәк; зәһәрен чәчеп, әлеге кәрзинне үзе үлгәнче исенә төшереп кирәген бирәчәк.
Менә ич, табылды бит, Аллага шөкер! Утыра мине көтеп! Зөләйха авыр кәрзинне көрт астыннан көчкә сөйрәп чыгарды. Җиңел сулап куйды. Тизрәк китәргә кирәк. Кай якка китәргә соң әле? Зөләйханы һәм тирә-юньне тирәләп, рәхимсез буран котыра. Зөләйханы урап, чолгап алган ак карның ак агымы һавага бер күтәрелә, бер төшә. Күк, коточкыч зур соры мамык булып, чыршыларның тырпаеп торган очлы башлары арасында эленеп калды. Агачлар караңгылыкка төренде, шәүләләр кебек бер-беренә охшап калды. Сукмак юкка чыкты.
– Мортаза! – дип кыч­кырып җибәрде Зөләйха, авызы­на кар тулды. –
Мор­таза-а-а!

Аңа, җырлап, сызгырып, чәрелдәп, буран гына җавап бирде.
Тән хәлсезләнеп, аяклар йомшарып китте, әйтерсең лә алар да кардан ясалган. Зөләйха, бер кулы белән кәрзинне, икенче кулы белән толып якасын тотып, җилгә аркасын куеп, агач төбенә килеп утырды. Моннан китәргә ярамый – адашуы ихтимал. Шул урында көтү яхшырак. Мортаза аны урманда ташлап калдырмасмы? Убырлы әй шатланыр иде... Ходаем, күпме көч куеп тапкан алма кагы нишли инде? Бер дә юкка тырышты булып чыгамы?..

–Мортаза-а-а!
Кар болытыннан колакчын бүрек кигән зур кара фигура килеп чыкты. Хатынының җиңеннән нык­лап эләктереп, Мортаза аны буран аша үз артыннан алып китте.

Чанага утырырга рөхсәт итмәде – утын күп, атның тартырга көче җитмәячәк. Җәяүләп киттеләр: Мортаза Сандугачны йөгәненнән тотып – алдан, ә Зөләйха, аякларын көчкә атлатып, арба артына тотынып, эзенә басып бара. Киез итекләренә кар тулды. Салып кагарга көч юк. Әлегә атлап өлгерергә кирәк – адымнарын дөрес ясарга: әле уң аяк, әле сул аяк, әле уң аяк, әле сул аяк... Йә инде, Зөләйха, җебегән тавык, атла, атла әйдә. Үзең беләсең: чанадан аерылып артта калсаң – бетәчәксең. Мортаза сизми дә калачак. Урманда катып үләчәксең.
Ни дисәң дә, нинди яхшы кеше бит ул – аны эзләп килде, тапты. Урман эчендә калдырып та китә ала иде – кемдә кемнең ни эше бар: исәнме ул, юкмы. «Урманда адашып калды, тапмадым», – дияр иде. Бер көннән соң аны беркем дә искә алмаган булыр иде. Карале, күзне йомган килеш тә атлап була икән бит. Болай җайлырак та – аяклар йөри, күзләр ял итә. Иң мөһиме: чанага ныклап ябышырга, бармакларны ычкындырмаска...

Кар битне авырттырып бәрә, борынга, авызга тула. Зөләйха башын бераз күтәреп селкеп кагып алды. Үзе җиргә килеп төште, алда – ераклаша барган чана арты, әйләнә-тирәдә өзлексез кар бөтерелә. Сикереп торып, чананы куып җитте дә нык итеп артына ябышты. Өенә кайтып җиткәнче күзен ачмаска карар кылды.

Ишегалдына инде караңгы төшкәч кайтып керделәр. Утынны әрдәнә янына бушаттылар (Мортаза иртәгә ярачак), Сандугачны тугарып, чананы яшереп куйдылар.
Убырлы карчык ягындагы калын бәс каплаган тәрәзәдә ут юк. Зөләйха барыбер белә: каенана аларның кайтып кергәнен шундук сизде. Менә хәзерге минутта ук тәрәзә янында идән такталарының хәрәкәтенә колак салып тора ул: керү ишеге шапылдавыннан бу такталар башта ничек итеп сис­кәнеп китәрләр, ә аннары хуҗаның авыр адымнарыннан ничек итеп шыгырдый башларлар. Мортаза чишенеп юынгач, әнисе ягына кереп китәчәк. Ул моны «кичке сөйләшү» дип атый. Чукрак карчык белән ни турында, ничек сөйләшеп була инде? Зөләйха моны һич аңламый. Шулай булса да, бу сөйләшүләр шактый озакка, хәтта сәгатьләр буена сузыла. Мортаза әнисе яныннан тынычланып, канәгать булып чыга, хәтта елмаерга, шаяртып алырга да мөмкин.

Аларның бүгенге кичке сөйләшүләре Зөләйха өчен бик кулай булды әле. Ире, чиста күлмәген киеп, Убыр­лы янына кереп китүгә, Зөләйха җилкәсенә әле кибеп тә өлгермәгән толыбын салып, өйдән чыгып чапты.

Буран Юлбашны эре бөртекле каты кар белән каплаган. Зөләйха, башын дога укыгандагы кебек аска иеп, җилгә каршы урам буйлап бара. Өйләрнең керосин лампаларыннан төшкән сары яктылыктан ямь биреп җемелдәп торган кечкенә тәрәзәләре караңгыда әйбәтләп күренми дә.
Менә басу капкасына да килеп җитте. Биредә соңгы өйнең коймасы астында Юлбашка – койрыгы, басу кырына борыны белән басу капкасы иясе яши. Зөләйханың аны күргәне юк, әмма аны нык ачулы, мыгырдаучан, диләр. Ничек инде башкача булсын? Эше шундый бит: авылдан явыз рухларны куарга, аларны басу капкасыннан авылга үткәрмәскә, әгәр инде авыл халкының урман ияләренә дә үтенечләре туа икән – ярдәм итәргә, арадашчы булырга. Җитди эш бу – күңел ачып йөрү түгел.


Ахыры бар.

Флёра Тарханова тәрҗемәсе

 

Гүзәл Яхина

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/13743-zөlәyha-kүzlәren-acha-romannyiң-tәrҗemәsennәn-өzek.html






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net