Игътибар, һава торышы бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә.
Бүген, 22 гыйнварда, кич, төнлә һәм иртәгә иртән кар явуы, буран чыгуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Игътибарлы булыгыз – юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.
