Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2016

Наркотикларга каршы көрәш: төнге клублар ябылачак!

0

Тиздән Татарстанда наркотик куллану очраклары ачыкланган төнге клубларны яба башларга мөмкиннәр. Әлеге тәкъдимне Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең киңәйтелгән коллегиясендә Татарстан премьер-миинстры Илдар Халиков кертте.

Татарстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда Татарстанның хокук сакчылары барлыгы 1 тоннадан артык синтетик наркотикларны кулга төшерүгә ирешкән. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 9 тапкырга (!) күбрәк.


- Соңгы дүрт елда синтетик наркотикларның 90 яңа төре табылды һәм әйләнештән алынды. 2015 елда полиция хезмәткәрләре республикага наркотиклар ташый торган 28 каналны ябуга иреште. Әфьюннең күп очракта җиңел машинада, поездда, почта һәм интернет аша кертелгәнлеге билгеле, - дип ассызыклады Фаяз Шабаев.

Клубларга контроль көчәя

Коллегиядә яшьләрне наркотиклардан саклау мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде. Фаяз Шабаев сүзләренә караганда, узган ел төнге клубларда наркотик кулланган өчен барлыгы 68 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

- Билгеле булганча, төнге клублардагы тикшерүләрне без әлеге бина хуҗалары белән бергә үткәрәбез. Кызганыч, кайсыбер төнге клуб хуҗалары безгә ярдәм итүдән баш тарта, хәтта комачаулый да, - дип белдерде җитәкче.

Мәсәлән, узган елларда төнге клубларда наркотик матдәләр кулланучыларның барысы да бирегә күңел ачу өчен килгән затлар булган. Быел исә хокук сакчылары әфьюн кулланган хәлдәге клуб хезмәткәрләрен дә ачыклаган, хәтта. Бер клубта исә наркотик кулланган хәлдәге 27 кеше берьюлы тоткарланган. Төнге клубларның берсендә әфьюн саклаган өчен ди-дижейны кулга алганнар.

Бу күренеш Татарстан премьер-министры Илдар Халиковта зур ризасызлык уятты. Ул әлеге төнге клубларны ябарга кирәк, дип белдерде. Моның өчен Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка идарәчелекләр белән актив эшләү сорала.

- Миңа калса, Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре тиешле карарны бик тиз кабул итәчәк. Әлеге төнге клубларны башта 30 көнгә, аннары инде бөтенләйгә ябып була. Моның өчен бер клубта наркотик кулланган хәлдәге 27 кеше ачыкланганны көтеп утырырга кирәк түгел. Бер очрак та җитә... - дип белдерде премьер-министр.

Укучы һәм студентларның һәрберсен тикшерергә

Илдар Халиков укучылар һәм студентларны наркотик куллану-кулланмауга тикшерү эшчәнлеген дә җайга салырга боерды. Аның фикеренчә, бу эш һаман да системалы рәвештә алып барылмый.

- Бу эшнең төгәл механизмнары булдырылмады әле. Мин бары тик бер нәрсәне генә аңламыйм: ни өчен әлеге тестны 100 процент дәрәҗәсендә уздырып булмый? Әгәр дә сыйныфта 32 бала булып, аларның бары тик 28енең генә әлеге тикшеренү аша узуы нәрсә турында сөйли? Миңа калса, бу, беренче чиратта, дөрес мәгълүматтан качу. Әлбәттә, барча укучы һәм студентларны да тикшереп бетереп булмаячак. Шулай да, сыйныф һәм төркемнәрдәге һәр яшь буын вәкиле әлеге тест аша узарга тиеш. Бу – мәҗбүри, - диде Илдар Халиков.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net