Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2016

Җирле үзидарә хисап тота

0

Район авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарының 2015 эшчәнлегенә хисап бирү, 2016-2020 елларга бурычлар билгеләү буенча халык җыеннары башланды. Аның беренчесе Аксар җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты. Быел да, җыен башланганчы, аксарлыларга халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешма җитәкчеләре, белгечләрдән борчыган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырылды.

Аксар – районның иң зур авыл җирлеге. Ул 7 авылны берләштерә. Җирлектә барлыгы 1620 кеше яши, шуның 976сы – эшләүче, 408е – пенсионер, 13 ялгыз яшәүче, 12 күп балалы гаилә исәпләнә. Бөек Ватан сугышы ветераны – 1, тыл хезмәтчәннәре – 45, толлар – 7.

Җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов чыгышын җирлектә яшәүчеләрнең шәхси хуҗалык белән шөгыльләнүе, бу өлкәдәге уңышлар, киләчәккә планнардан башлады.

-Шәхси хуҗалыкларда 380 мөгезле эре терлек (шуның 130ы – сыер), 150 дуңгыз, 280 баш сарык һәм кәҗә исәпләнә. Терлекләрнең баш санын саклау һәм арттыру өчен “2015 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында” ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә терлек асраучылар ярдәм алды, өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 8 хуҗалыкка узган ел сыер саву аппараты бирелде. Илсур Шакирҗанов, конкурста катнашып, мини-ферма төзеде, хәзер аның хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек бар. Рафил Зиннәтов үгезләр симертү буенча 1 миллион сумлык грант отты, ул шулай ук 30 гектар җир, терлек асрау өчен ташландык хәлдәге дуңгыз фермасын алды. Быел Илсур “МТЗ-82” тракторы алу өчен лизинг-грант программасына керергә җыена. П. Степанова хуҗалыгында 16 мөгезле эре терлек, 15 дуңгыз исәпләнә, О. Шәйгәрданова яшелчәлек белән шөгыльләнә: кәбестә, суган, кишер, бәрәңге үстерә, - диде ул.

Аксар җирлегендә узган ел төзү-төзекләндерү эшләре нык алып барылды. Иске Тәкмәктә клуб, китапханә, ФАПны берләштергән күпфункцияле үзәк төзелеп файдалануга тапшырылды, ятимнәрне торак белән тәэмин итү программасы буенча Перцовкада ике йорт төзелде. 2015 елда барлык төр төзелеш һәм төзекләндерү программалары буенча 27 миллион 561 сумлык эш башкарылган.

Шактый гына төзекләндерү эшләрен башкарырга үзара салым мөмкинлек биргән, ул 258 мең сум җыелып, дәүләт тарафыннан дүрт мәртәбә арттырылып, 1 миллион 290 мең сум тәшкил иткән.

-Татарстан Хөкүмәте биргән мөмкинлектән активрак файдаланып калырга кирәк, 28 февральдә авыл җирлекләрендә үзара салым күләмен билгеләү өчен референдумнар үтәчәк. Уйлап эш итегез, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, - диде район башлыгы.

Җирлек башлыгы хисабында авылларда башкарылган төрле төзекләндерү эшләрен, алар өчен сарыф ителгән финанс средстволары күләмен санап чыгу да язмада күп урын алыр иде. Юрий Гыйльманов аларны җирлек халкына тәфсилләп аңлатты. Аксар авыл җирлеге узган ел авыл җирлекләре арасында оештырылган республика конкурсында катнашып, җирлек халкының тормыш-көнкүрешен тәэмин итү объектларының матди-техник базасын ныгытуга, социаль инфраструктура объектларын һәм торак пунктларын тышкы төзекләндерүгә тәгаенләнгән 1 миллион сумлык грант алуга иреште. Ул акча максатчан файдаланылган.

Әлбәттә, җирлектә проблемалар да җитәрлек, Аксарның кайбер урамнарында су проблемасы кискен тора, авыллар арасында юллар мәсьәләсен хәл итәсе бар. Юлларга килгәндә, район башлыгы быел Бүре-Сарайга 4,5 километр арада юл салу район планына кергән, Иске Тәкмәк белән Яңа Тәкмәк арасында юл төзү буенча эш алып барыла, быел аның проекты эшләнәчәк, дип белдерде.

Җыенда, Аксарда элекке терлек биналарын төзекләндереп, яңартып булмыймы, дигән сорау да күтәрелде. Иске, тузганны яңартуга караганда, яңа бина салу отышлырак, дигән җавап алды халык. Дөресрәге, 2016-2017 елларда яңа урында 1200 баш мөгезле эре терлек асрауга исәпләнгән комплекс төзү уйланыла, диде район башлыгы.

Разиф Кәримов чыгышында җирлектә узган ел күп эшләр башкарылуын ассызыклады, башка җирлекләр белән чагыштырганда, хезмәт яшендәге кешеләрнең аеруча күп булуын исәпкә алып, җыенда катнашучыларны терлек, кош-корт асрап, чын авыл тормышы белән яшәргә чакырды, авылларның йөзен тагын да матурлау, һәр җирдә чисталык, тәртип булдыру, авыл кешесе өчен каралган төрле программалардан актив файдалану һәм күп кенә башка мәсьәләләрне күтәрде.

-Безнең бурыч, максат бер – әйбәт итеп эшләргә, матур итеп яшәргә, - диде ул.

Халык җыеннары шул ук көнне - Югары Шепкә, 21 гыйнварда - Баграж, Югары Мәлем, Сармашбаш, бүген Югары Пәнәче һәм Бигеш авыл җирлекләрендә үтте.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net