Дания Заһидуллина: Тукайның билгесез, басылмаган бер генә шигыре дә юк
Танылган галимә, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина сүзләренчә, бүгенге көндә Габдулла Тукайның бастырылмаган һәм киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган шигырьләре юк. Аның фикеренчә, шагыйрьнең билгеле булмаган әсәрләре турында сөйләүчеләр моны реклама өчен генә куллана.
«Тукайның билгесез, басылмаган бер генә шигыре дә юк. Алар барысы да анализланган һәм җентекләп өйрәнелгән. Еш кына төрле чараларда – «Тукайның моңа кадәр билгесез әсәрләре тәкъдим ителә. Беренче тапкыр, халыкка билгеле булмаган шигырьләр», – дип язалар. Болар реклама өчен генә эшләнелә, берсе дә дөрес түгел», – дип искәртте ул. Бу хакта ул татар шигърияте антологиясенең I томын тәкъдим итү чарасында белдерде.
