Казанда «Туган тел» җыены башланып китте
15-17 апрель көннәрендә Казанда дөньякүләм «Туган тел» җыены уза. Татарстан Фәннәр академиясендә 28 Россия төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән 800дән артык укытучы, мәгариф хезмәткәре катнашында дөньякүләм «Туган тел» җыены ачылды.
Чараның тантаналы өлешендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул җыенның Габдулла Тукай рухына хөрмәт күрсәтү – бөек шагыйрьнең каберенә һәм һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башлануын билгеләп үтте. Шакиров үз чыгышында татар телен саклаучы төп көч – укытучылар булуын ассызыклады.
«Татарның үзәге Казанда меңләгән татар теле-әдәбияты укытучысы, милли мәгариф хезмәткәрләре туплана ала икән, моның бик тирән һәм олы мәгънәсе бар уйланган кешегә», – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова җыен кысаларында узучы Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының әһәмияте турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 30 төбәктән һәм 5 чит илдән килгән 500 бала Казан үзәгендә көч сынаша. Министр урынбасары укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе нәкъ менә шул балаларның үз араларында матур итеп татарча аралашуында, иҗат итүендә күренүен әйтте.
«Татар теле укытучысымы ул, әллә башка фәннекеме – хезмәтебезнең нәтиҗәсе еллар узгач кына ачыла. Безнең хезмәтебезнең нәтиҗәсе алга таба күренәчәк. Ә бүген Халыкара олимпиадага йомгак ясала. Балаларның үзара иркен аралашуын, бер-берсенә үзләре иҗат иткән шигырьләрен, иҗади эшләрен ничек итеп җиткерүләрен күрсәгез – башкарган эшегезнең нәтиҗәсенә чын күңелдән сөенер идегез», – диде ул.
Тантаналы ачылыш барышында укытучыларга һәм мәгариф хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медальләре һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәният, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла һәм ул дөнья күләмендә татар телен саклау, үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән иң зур чараларның берсе булып тора.
