Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнары кайчан һәм ничек узачак – яңалыклар

0

«Быел 18 меңнән артык укучы XI сыйныфтан соң Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак, 48,6 меңнән артык бала IX сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханын бирәчәк. Алдагы ел белән чагыштырганда, IX сыйныфны тәмамлаучылар - 3 меңгә, XI сыйныфны тәмамлаучылар 1,2 меңгә артыграк», – дип белдерде Минзәлия Закирова.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 1 июньдә старт ала

Татарстанда БДИны 18 меңнән артык кеше тапшырыр дип фаразлана. Бу – быелгы һәм элекке елларның чыгарылыш укучыларын, көллият, техникум студентларын кертеп исәпләнгән сан.

Минзәлия Закирова әйтүенчә, хәзер укучыларның БДИны вакытыннан алда язып карый торган чоры. Ул 20 марттан башланып, 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Республикада сынау узып карарга 33 кеше теләк белдергән.

«Рособрнадзор карары буенча БДИның төп чоры 1 июньдә старт ала. Ул 19 июньгә кадәр дәвам итә. Элек дәүләт йомгаклау аттестациясе «Соңгы кыңгырау» бәйрәме бетүгә башлана иде. Быел укучыларга, уку елын тәмамлап, бераз әзерләнергә, кабатларга вакыт бирелә», – дип әйтте министр урынбасары.

Сынауларның төп чорында башта тарих, әдәбият һәм химиядән имтиханнар куелган. Укучылар рус телен – 4 июньдә, математиканы 8 июньдә тапшырачак.

«Төп чорның резерв көннәрендә – 22-25 июньдә БДИны узган елгы чыгарылыш укучылары тапшырачак. Алар өчен имтихан тапшыру өчен шул көннәр генә билгеләнгән. Шулай ук, төп чорда имтиханнары бер көнгә туры килгән очракта, быелгы чыгарылыш укучылары да резерв көннәрендә имтихан яза алачак, шулай ук төп көннәрдә аңлаешлы сәбәпләр аркасында тапшыра алмаганнар өчен дә шушы көннәрдә килергә рөхсәт», – дип аңлатты Минзәлия Закирова.

Төп чор нәтиҗәләре 1 июльдән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Кабаттан тапшыру мөмкинлегеннән файдаланучылар елдан-ел арта

БДИның өстәмә чорында – 4,8, 25 сентябрьдә, рус теле һәм база математикасыннан төп чорда канәгатьләнерлек билге алмаган яки авыруы аркасында имтиханнарны бирмәгән чыгарылыш укучылары тапшырып карый ала.

Элеккеге кебек үк, бу елның чыгарылыш укучыларына нәтиҗәсен яхшырту өчен БДИ предметларының берсен яңадан тапшырып карау мөмкинлеге бар. Минзәлия Закирова Россия Президенты Владимир Путин карары ярдәмендә шул мөмкинлек туганын искәртте. Бу даталар 8 һәм 9 июльгә билгеләнгән.

Ләкин шунысы бар: ахыр чиктә яңадан тапшырылган имтихан нәтиҗәсе теркәлә. Бер караганда, беренчесеннән начаррак та бирү куркынычы булса, икенче яктан, булган нәтиҗәне яхшырту мөмкинлеге дә дигән сүз. «Яңадан тапшырып караучы укучылар саны елдан-ел арта», – диде Минзәлия Закирова.

Ул билгеләп узганча, аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан БДИ бирү җитә дә, тик, кайбер вузларга кергәндә, профильле математика буенча нәтиҗәләр исәпкә алынуын истә тоту кирәк. Ике мәҗбүри предметтан имтихан гына гүгел, югары уку йорты профиле буенча сайлап алган ике имтихан нәтиҗәләре дә кирәк.

Туган тел һәм туган тел әдәбиятыннан имтихан сайлаучылар арткан

Татарстанда туган телдән имтихан сайлаучылар арткан.

«Туган тел һәм әдәбияттан бердәм республика имтиханын тапшырырга теләүче чыгарылыш укучылары быел күбрәк. Татар теленнән имтихан 28 майда узачак, аны XI сыйныфны тәмамлаучы 44 укучы сайлаган. Узган елга караганда, бу – 59 процентка артык. Шулай ук, IX сыйныфны тәмамлаучы 5,8 меңнән артык укучы сайлап алу хокукы бирелгән предметлардан туган телне сайлаган. Алдагы ел белән чагыштырганда, 100 кешегә күбрәк», – дип сөйләде Минзәлия Закирова.

IX сыйныфны тәмамлау алдында торган 5,7 меңнән артык укучы татар теленнән имтихан тапшырырга ниятли. 70 бала – чуваш, 24 укучы – удмурт, 22 кеше мари теленнән имтихан бирергә теләк белдергән. Туган тел әдәбиятыннан имтиханны 12 укучы сайлаган.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Профильле математиканы сайлауда уңай динамика күзәтелә. Физиканы сайлаучылар 3 процентка арткан. Имтихан өчен предметларны, нигездә, вузга кергәндә кайсы предмет нәтиҗәләре кирәк, шуңа карап сайлыйлар, диде министр урынбасары.

Югары уку йортына керү өчен кирәк саналган минималь БДИ балларына кагылышлы үзгәрешләр бар. Физика, тарих, информатика, чит телләр, биология, химия, математика буенча баллар арткан. «Төрле вузлар төрле күләмдә баллар куйган», – диде Минзәлия Закирова.

Аттестат алу өчен рус теленнән – 24 балл, профильле математика буенча 27 балл җитә, ләкин дәүләт вузына документлар тапшырганда профильле математикадан балл 40тан да ким булмаска тиеш. Рус теленә килгәндә, Мәгариф һәм фән министрлыгына караган вузларга – 40, РФ Мәгариф министрлыгы вузларына 42 балл кирәк.

Шулай ук, быел БДИ тапшырачак көллият студентлары саны да икеләтә арткан. 2025 елда көллият, техникумнарны тәмамлаган 166 кеше БДИ тапшырган булса, быел 319 студент көтелә. Бу көллиятләрдән соң югары уку йортларына кабул итү тәртибендәге үзгәрешләр белән бәйле.

«Әгәр бакалавриат яки специалитет программалары профиле урта һөнәри белем юнәлешенә туры килмәсә, күп очракта, БДИ нәтиҗәсе кирәк. Көллият тәмамлаучылар күбрәк имтихан өчен рус теле, биология, профильле математика, химия, җәмгыять белемен сайлый», – диде министр урынбасары.

«Әгәр чыгарылыш укучысы имтиханнан чыгарылган булса, кабаттан тапшыру мөмкинлеге юк»

Минзәлия Закирова укучылар өчен төп кагыйдәләрне искәртеп узды.

Имтиханга кергәндә, укучыда телефон, электрон-исәпләү техникасы, фото, аудио, видеоаппаратура да, төрле белешмәлекләр, мәгълүмат теркәлгән язмалар да булырга тиеш түгел.

Имтихан уза торган аудиториядән чыкканда, караламаны да, кәгазь һәм электрон форматта имтихан материалларын да алып чыгарга ярамый.

Контроль-исәпләү материаллары текстында күрсәтелгәннәрдән кала башка белешмәлекләрдән кулланырга рөхсәт ителми.

Имтихан үткәрү пункты буйлап оештыручыдан башка йөрергә ярамый.

Сөйләшергә, күчеп утырырга, ниндидер материаллар белән алмашырга да ярамый.

«Тәртип, кагыйдәләрне бозган укучы имтиханнан чыгарыла. Быел ул инде имтихан тапшыра алмаячак. Рус теле яки математикасы «2» лелек була икән, резерв көннәрендә яки көзен генә тапшырып карый ала, ә инде куып чыгарылган булса, кабаттан тапшырып карау мөмкинлеге юк», – дип кисәтте министр урынбасары.

IX сыйныфларда имтиханнар ОГЭ 2.1 технологиясен кулланып оештырыла

Быел IX сыйныфны тәмамлаучы 48 меңнән артык чыгарылыш укучысын Төп дәүләт имтиханнары көтә. Былтыргыга караганда, IX сыйныфны төгәлләү алдында торган балалар 3 меңгә артык.

Төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырып карау чоры 21 апрельдән 18 майга кадәр, төп чор – 2 июньнән 6 июльгә кадәр, өстәмә чор – 3 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр.

Минзәлия Закирова IX сыйныфны тәмамлаучылар имтиханнарга йомгаклау әңгәмәсе аша үткәрелүен искәртте. Быелгы яңалык итеп шуны әйтергә кирәк: әңгәмә нәтиҗәләрен эшкәртү өчен веб-технологияләр кулланыла. Һәр мәктәп укучының нәтиҗәләрен «Веб ИС-9» системасында шәхси кабинетта тутыра, кәгазь тутырудан азат ителәләр. «Бу технология үзен аклады», – ди министр урынбасары.

Быел, шулай ук, ОГЭ 2.1 технологиясе гамәлгә кертелә.

«Быел беренче тапкыр IX сыйныфта имтиханнар ОГЭ 2.1 технологиясен кулланып оештырыла. Ул БДИ технологиясенә тәңгәл. Имтихан материаллары Интернет аша тапшырылып, аудиториядә бастырылып чыгарыла, сканлаштыру да имтихан тапшыру пунктында башкарылачак», – диде Минзәлия Закирова.

Моннан тыш, Татарстанда беренче тапкыр урта һөнәри белем алырга теләүчеләр өчен ике предметтан гына имтихан тапшыруны күздә тоткан эксперимент уза.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Физика һәм биология сайлаучылар арткан

Сайлап алган предметлардан иң популярлары – география, информатика, җәмгыять белеме предметлары.

2025 ел белән чагыштырганда, физика һәм биология сайлаучылар арткан. Алдагы берничә ел белән чагыштырганда, география тапшыручылар 3,6 процентка кимегән.

Күзәтүче булу өчен, ата-аналар Рособрнадзорда аккредитация узарга тиеш

Узган елда имтиханнарда күзәтүче сыйфатында 434 ата-ана катнашкан. Быел да бу тәҗрибә дәвам иттерелә. Чыгарылыш укучысы булган ата-ана, күзәтүче булсын өчен, Рособрнадзорда аккредитация узарга тиеш.

«Ата-аналар контроль пунктына кадәр генә уза. Алар укучылар имтихан бирү урынына ничек карап үткәрелүен күзәтә ала. Хокуклары бозылган күк тоелса, алар пунктта күрсәтелгән телефон аша үз мөрәҗәгатен юллый ала. Ата-анага баласы имтихан өчен юлланган пунктка барырга мөмкин», – дип әйтте Минзәлия Закирова.

Шулай ук, имтиханнарда хокук бозулар, кагыйдәләр бозылу турында Дәүләт хезмәтләре порталында кире элемтә платформасы аша һәм «Дәүләт хезмәте» («Госуслуги») мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

Татарстанда чыгарылыш укучыларының имтихан эшләрен тикшерүче педагогларга түләү арткан

«Дәүләт йомгаклау аттестациясендә эшләгән һәркем элек сәгатенә 20шәр сум ала иде. Узган ел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, түләүләр суммасы ун тапкырга артты. Хәзер оештыручылар һәм имтиханда эшләүчеләр сәгатенә 200 сум алалар», – дип сөйләде Минзәлия Закирова.

Ул, шулай ук, имтихан эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзаларына түләү артканын әйтте. «Элек имтихан эшләрен тикшерүдә катнашучы укытучылар сәгатенә 130 сум алалар иде. Суммасы нинди имтихан эшен тикшерүгә бәйле. Исәпләү методикасы төрлечә. Экспертлар 200 сум һәм аннан күбрәк акча ала. Түләү уртача ике тапкыр артты», – дип белдерде министр урынбасары.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net