Депутат Яһүдин Татарстанда сәгать поясын алмаштыру буенча референдум уздыруны тәкъдим итә
Республиканың Дәүләт Советы депутаты Альберт Яһүдин Татарстанда сәгать поясын алмаштыру турында халык референдумын уздыруны тәкъдим итте.
«Халыкның бу сорауга карата фикерен белү, һәм, бәлки, вакытны ике сәгатькә алгарак күчерү кирәктер», – диде депутат.
Яһүдин Татарстанның Мәскәү вакыты буенча яшәве күрше төбәкләр белән транспорт, икътисади элемтәләрдә, халык белән үзара элемтәдә уңайсызлыклар тудыруын билгеләп узды.
«Вакытны күчерү Татарстанда электр энергиясе кулланышын елына 140 млн киловатт-сәгатькә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстанның потенциаль эономиясе елына йөзләрчә миллион сум, ә кайбер вакытта миллиард сумга якын да булырга мөмкин. Вакыт күчкән очракта, сүз шактый зур нәтиҗәлелек турында бара», – диде депутат.
