Тукай укулары-2026 конференциясе: Тукай үзенең зур талант иясе булуын яхшы аңлаган
Кичә Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары-2026» Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференциясенең пленар утырышында Тукай мирасы һәм мәдәни киңлектә милли әдәби музейлар турында чыгышлар яңгырады.
Музей директоры Гүзәл Төхвәтова конференция ике өлештән торуын билгеләп узды. «Беренче өлештә бөек шагыйребез Габлулла Тукайның бүгенге көндә фәнни өйрәнелешен, аның тормышындагы, иҗатындагы яңа метариалларны барларбыз, икенче өлештә әдәби музейлар хакында сөйләшербез. Конференциянең үзенчәлеге – биредә без – дуслар җыелдык, чөнки Тукайга багышланган фәнни конференция музей дөньясында фәнни оешмаларны да, галимнәрне, укыту оешмаларын да берләштереп тора», – диде Гүзәл Төхвәтова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов Тукай музеен мәдәни киңлектә иң уңышлы эшләп килүче музей дип атады. «Бирегә гади эш көннәрендә дә көненә 200-300ләп, елына 40 мең кеше килә. Укучылар, кунаклар, туристлар килеп, Тукай исеме белән рухланып китәләр. Тукай музее – милли иҗади зыялыларның бер үзәге, туган йорты кебек», - диде ул.
Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, Тукай музее бары тик экспозиция белән генә таныштыру белән чикләнеп калмый, төрле форматларда эшли. «Күптән түгел генә гыйнвар аеннан, Тинчурин театры белән берлектә, әдәби, театраль һәм кулинар экскурсия оештырдылар», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков утырышта катнашучыларны Фәннәр академиясе җитәкчелеге, республиканың академик җәмәгатьчелеге исеменнән сәламләде. «Чыннан да Тукай – берләштерүче фигура, милләтебезнең маягы. Бүген ул безнең уртак мирасыбыз, без аны бүлмибезз – музей мохитеме, фән өлкәсеме, мәгариф оешмаларымы – барыбызны да Тукай берләштерә», – диде.
Ул 20 апрельдә «Казан кирмәне» музей-тыюлыгының тарихи манеж бинасында түгәрәк өстәл узачагын әйтте. Анда Тукайның рус теленә тәрҗемә ителгән алтытомлыгын презентацияләү көтелә.
Гүзәл Төхвәтова утырышта төрле дәүләрләрдән, Россия төбәкләреннән музей вәкилләре катнашуын әйтте. «Төркия, Алма-Атадан, Мәскәү, Удмуртия, Әстерхан өлкәсе, Кырымның Бакчасарай шәһәреннән, Мари Иле, Чувашия, Кабардин-Балкариядән, Татарстанның Югары Ослан, Лаеш, Арча, Кайбыч, Әтнә Чистай, Әлмәт һәм башка районнардан музей вәкилләре бүген безнең белән», – диде.
Казахстанның Уральск шәһәрендәге Тукай музееннан экскурсия программалары кураторы Әлфия Лежнина онлайн форматта элемтәгә чыкты.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Тукайның шигъри ватаныннан сәламнәремне җиткерәм. Безнең өчен Уральск шагыйрьнең шәхес буларак формалашкан урыны. Биредә Тукай тормышында мөһим чор башлана. Тукай өч еллык рус мәктәбендә укый, «Мотыйгия» мәдрәсәсендә белем ала. Аның белән янәшә Мотыйгулла Төхфәтуллин була. Бу даирәдә Тукай үз эшендә беренче адымнарын ясый. Башта типографиядә булыша, аннары редакциядә эшли башлый. Тукай Уральскида шәхес буларак та, иҗатчы буларак та туа. Монда ул китапка, мәгърифәтчелеккә зур игътибар биргән», – дип билгеләп узды Әлфия Лежнина.
Гүзәл Төхвәтова милли әдәбият музейлары берләшмәсен оештыру мәсьәләсе дә торганын, бу бурычны хәл итүдә Әдәби музейлар ассоциациясенең роле зур булуын ассызыклады. Бу нисбәттән, сүз Мәскәүдән килгән кунак – Россия Музейлар берлегенең Әдәби музейлар ассоциациясе сәркатибе, В.Даль исемендәге Россия әдәбияты тарихы дәүләт музее гыйльми сәркатибе Юлия Матвеевага бирелде.
«Әдәби музейлар дуслыгы күптән – 1984 елдан башланды. Шул чакта Дәүләт әдәби музее директоры инициативасы белән әдәби музейлар директорлары семинары уздырыла башлады. Былтыр бу семинар оешканга 40 ел тулды. Ул бер елга да өзелеп тормады. Музей ассоциациясе нык, бердәм, тату. Бездә үзара көндәшлек юк. Без барыбыз да, мәдәният, сәнгать, сүз киңлегендә яшибез, эшлибез», – диде Матвеева чыгышында.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Утырышта, шулай ук, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Алинә Хисамиева да сүз алды. «Тукай иҗаты бүгенге көнгә кадәр нәрсәсе белән актуаль? Ул укыган саен яңадан ачыла: балачакта шигырьне бер төрле аңлыйбыз, аннары үсмер чакта – икенче төрле, әти-әни булгач, балаларыбызга укыганда, өченче яктан тирәнтенрәк аңлый башлыйбыз», – дип белдерде.
Чарага Тукайны дәвалаган табиблар династиясе вәкиле – Самарадан Наталья Клячкина да килгән иде. Ул Клячкин хастаханәсе күренешләре белән фотосурәтләрдән коллажны музейга бүләккә тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина чыгышы «XXI гасырның фәнни-мәдәни фикерендә Габдулла Тукай» темасына багышланган иде. Ул катнашучыларны 21 гасыр фәнендә һәм мәдәниятендә Тукай нинди урын алып торуы турында уйланырга чакырды.
«Тукай шәхесенә карата совет чорында формалашкан калыптан чыга алмыйбыз. Тукай ятим, ялгыз, ач-ялангач булган диебрәк, аны кызганырлык бер шәхес итеп күрсәтү дәвам итә. Дөрес, моның сәбәпләре бар. Тукай автобиографик әсәрләрендә фантазиясен дә кушып, балачагын шактый караңгы фоннарда күрсәтә. Икенче яктан, Тукайны болай күрсәтү совет чоры идеологиясенә туры килә», – дип искәртте Дания Заһидуллина.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Аның фикеренчә, 21 гасырда Тукай турында сөйләшкәндә, аның әйләнә-тирә даирәсенә күз салырга кирәк. «Уральскидан килгән Тукай монда билгеле бер даирәгә килеп эләгә. Бу даирәдә Сәгыйть Рәмиев тә, Фатих Әмирхан да, Газиз Гобәйдулллин, Әхмәтгәрәй Хәсәни, башкалар да бар. Болар – Казанның алтын яшьләре, татарның алтын байлары. Алар ятим булып килгән Тукайны үз араларына кабул итмәсләр иде. Тукай, Казанга килгәндә үк, шагыйрьлек миссиясен, талант көчен аңлап килгән зур шәхес була, шуңа күрә шагыйрьләр, наширләр, бөекләребез арасында югары урынын таба», – дип саный галимә.
Ул Тукайның тормышында кыска гына чорда язылган әсәрләрендә дә моңа бик күп дәлилләр табып булуны әйтә. «Тукай үзен «мин бөек галәмнәр шагыйре» дип әйтеп, үзенең зур талант иясе булуын да яхшы аңлаган. Шушы талантын халкы алдында үзенә тиеш дәрәҗәдә күрсәтә дә алган. 21 гасыр Тукаебезны бөек шәхес, үз кадерен үзе белгән, бөекләр арасында бөек булып яши алган шәхес буларак танысын иде», – дигән теләкләрен җиткерде Дания Заһидуллина.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Утырышта, шулай ук, Мәскәү шәһәреннән тәрҗемәче, филолог Венера Думаева-Вәлиева Тукайның әсәрләрен мәгънәсен бозмыйча турыдан-туры тәрҗемә итеп булуын әйтеп, шагыйрьнең русчага тәрҗемә иткән әсәрен укып узды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
