Добавить новость
123ru.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сөләйман Рәхимов: Җыенда укытучыларга күбрәк методик материал бирергә тырышабыз

0

Дөньякүләм «Туган тел» җыены кысаларында Татарстан Фәннәр академиясендә тантаналы ачылыш һәм фәнни-методик программа оештырылачак. Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов чараның үзенчәлекләре һәм укытучылар өчен әзерләнгән яңалыклар турында сөйләде.

Комитет җитәкчесе белдергәнчә, Фәннәр академиясе соңгы ике ел эчендә татар телендәге электрон тупланмаларны берләштергән «Татзет» (TATZET) дигән махсус платформа әзерләгән. Әлеге ресурс укытучыларга онлайн режимда эшләргә һәм яңа буын дәреслекләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының цифрлы архивы аша педагоглар төбәкләрдә чыккан иске газет-журналларның электрон версияләрен карый һәм кирәкле материалларны күчереп ала алачак.

Сөләйман Рәхимов ерак төбәкләрдән килгән укытучыларның милләт язмышындагы ролен аеруча югары бәяләде.

«Без чит төбәкләрдә белем бирүче татар укытучыларына таянабыз диярлек. Алар – урыннарда татар дөньясын үз кулында тоткан, балаларга тәрбия биргән, тел генә түгел, «син татар» дигән төшенчәне аңлатырга тырышучы шәхесләребез. Алар балаларга бай мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне җиткерә. Шуңа күрә без аларга максималь дәрәҗәдә игътибар бирергә һәм аларны күбрәк методик материал белән тәэмин итәргә тырышабыз», – диде ул.

Программаның икенче көнендә Казан федераль университетында дәреслек авторлары белән очрашу көтелә. Сөләйман Рәхимов фикеренчә, укытучы өчен үзе кулланган китап авторы белән турыдан-туры сөйләшү, сораулар бирү – зур мөмкинлек.

Быелгы җыенның тагын бер үзенчәлеге – Россия Ислам университетында оештырылачак махсус мәйданчык. Соңгы елларда мәчет һәм мәдрәсәләр каршында татар телен укыту тенденциясе көчәюен исәпкә алып, анда дини уку йортлары өчен әзерләнгән яңа махсус дәреслек тәкъдим ителәчәк. Бу якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен дә зур ярдәмлек булачак дип көтелә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net