Менделеевск районында тәмәке тартканда саксызлык аркасында янгын чыккан
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Менделеевскида сүнмәгән тәмәке аркасында биш катлы торак йортта фатир янган. Ут җиһазларны чолгап алган, янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил итте. 73 яшьлек ир-атны агулану билгеләре белән хастаханәгә салганнар.
Янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кисәтүләренчә, махсус билгеләнгән урыннарда гына тәмәке тартырга ярый, исергән һәм бик нык арган вакытта тәмәке тартмаска, шулай ук яна торган тәмәкене беркайчан да караучысыз калдырмаска киңәш ителә.
