«Казан Кремле» музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган күргәзмә әзерли
Россия Халыклары бердәмлеге елын уздыру кысаларында, шулай ук 2026 елда Казан шәһәренә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Казан Кремле» музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган күргәзмә әзерли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәнең максаты: татар намазлыгы феноменына игътибарны җәлеп итү, рухи бердәмлек һәм гаилә дәвамчанлыгы символы буларак аның әһәмиятен һәм кыйммәтен ачу. Күргәзмә милли традицияләрне саклауга һәм популярлаштыруга, Россия халыклары арасында үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итәчәк.
Проектның партнерлары булып «Татмедиа» АҖ, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте, Татарстан Республикасы муниципаль районнары музейлары тора.
Күргәзмәнең идеясе татар халкына хас булган һәм Татарстан Республикасы һәм аннан читтәге татар гаиләләрендә сакланган намазлыкларны вакытлыча җыюдан гыйбарәт. Чара тәмамлангач, алар хуҗаларына кайтарылачак.
Күргәзмә 2026 елның октябреннән 2027 елның февраленә кадәр уздырыла.
