Казанда Халыкара Изге Коръән премиясе узачак
2026 елда Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Әлеге елга багышланган чаралар Изге Коръән уку белән башланачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
2026 елның 24 апрелендә Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара Изге Коръән премиясе узачак.
Бу кичтә Коръәннең илаһи аятьләре дөньяның төрле почмакларыннан килгән, финалга чыккан иң көчле карыйлар башкаруында яңгыраячак. Аларның йөрәкләргә үтеп керүче моңлы тавышлары безгә Изге Китапның мәңгелек хакыйкатен һәм гүзәллеген искәртер. Ә үзенчәлекле театральләштерелгән тамаша ислам нигезендә яткан гомумкешелек кыйммәтләренең тирәнлеген ачып бирер, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бәйгедән тыш, театр фойесында урнашкан «Коръән дөньясы» дип исемләнгән эчтәлекле һәм тирән мәгънәле күргәзмә уза. Күргәзмәдә Изге Китапның иңүе, язылуы һәм гасырлар аша сакланып килүе тарихы күрсәтелә.
